Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балыкчы һәм балык турында әкият (сказка Пушкина)


"Балыкчы һәм балык турында әкият" мультфильмыннан күренеш, Союзмультфильм, 1950 ел
"Балыкчы һәм балык турында әкият" мультфильмыннан күренеш, Союзмультфильм, 1950 ел

Сегодня мы читаем известную сказку русского поэта Александра Пушкина: "Сказка о рыбаке и рыбке". На татарский язык её перевёл Ахмет Исхак. Предлагаем вам текст, адаптированный для изучащих язык. Перевод ключевых фраз и аудио прилагается. Приятного прочтения!

Балыкчы һәм балык турында әкият
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:33 0:00
йөкләү

Зәңгәр диңгез буенда карт балыкчы белән карчык яшәгән. Алар утыз өч ел иске йортта яшәгәннәр. Бер көнне балыкчы диңгезгә балык тотарга киткән. Беренче тапкыр ятьмәсен аткан балчык чыккан, икенче тапкыр аткан – ятьмәсенә үлән чорналган, өченче тапкыр аткан – балык чыккан. Бу балык гади булмаган, алтын булган. Ул картка болай дигән: "Карт, җибәр син мине! Нәрсә теләсәң, шуны бирермен." Карт утыз өч ел балык тоткан, әммә кеше кебек сөйләшкән балыкны күрмәгән. Шунда ул балыкны суга җибәргән һәм бернәрсә дә сорамаган.

Булган хәлләрне карт карчыкка сөйләгән. Карчык аны бик әрләгән: "Юләр син, беркатлы! Безнең бит тагарак ярылган, яңаны сора!", дигән.

СЛОВА:

диңгез буенда – около моря​
карт, карычк – старик. старуха
утыз өч – тридцать три
балык тотарга – ловить рыбу
ятьмәсен аткан – бросил невод
балчык – глина
үлән чорналган – (невод)запутался в траве
гади – простой
алтын – золотой
җибәр – отпусти
әрләгән – отругала
Юләр син, беркатлы! – Дурачина ты, простофиля!
тагарак ярылган – корыто разбилось

Карт тагын диңгез буена киткән һәм балыкны чакырган. "Нәрсә кирәк сиңа, карт?", дигән балык. "Кызган син мине, балык! Карчыгым бик әрләде. Миңа тынычлык бирми. Синнән яңа тагарак сорарга кушты", дигән карт. Балык аңа әйткән: "Син кайгырма, өеңә кайт. Яңа тагарак бирермен".

Карт өенә кайткан һәм карчык алдында яңа тагарак күргән. Әмма карчык картны тагын әрләгән: "Карт юләр син, беркатлы! Тагарактан файда күп түгел. Тагын балык янына бар, бу юлы аннан өй сора".

Карт тагын диңгез буена киткән (зәңгәр су тыныч булмаган). Алтын балыкны карт тагын чакырган һәм: "Кызган син мине, алтын балык! Карчык тилергән! Хәзер инде өй сорый", дигән. Балык: "Син борчылма, карт! Өеңә кайт, хәерле юл!", дип җавап биргән.

СЛОВА:

чакырган – позвал​
кызган здесь: сжалься
тынычлык – спокойствие
сорарга кушты – велела спросить
кайгырма – не печалься
файда – польза
бу юлы – в этот раз
тыныч – спокойный
чакырган – позвал
тилергән – сошла с ума
хәерле юл – в добрый путь

Карт өйгә кайткан. Иске өйдән җилләр искән. Картның алдында ак морҗалы имән йорт торган. Ләкин карчык тагын канәгать булмаган: "Юләр син, беркатлы! Ник сорадың бу йортны? Бар тагын балык янына! Минем зур байбикә буласым килә", дигән.

Карт тагын диңгез буена киткән (Диңгез бик тынычсызланган). Карт балыкны чакырган һәм әйткән: "Кызган син мине, алтын балык! Карчыгым хәзер байбикә булырга тели".

Балык әйткән: "Син борчылма, карт. Өеңә кайт", дигән.

Карт өйгә кайткан һәм алдында бай йорт күргән. Баскычта карчыгы басып тора: муенына – мәрҗәннәр, бармакларына йөзекләр аскан, кыйммәтле комзол, калфак кигән.

СЛОВА:

җилләр искән – след простыл​
морҗа – печная труба
имән – сосна
канәгать – доволен
байбикә – столбовая дворянка
тынычсызланган – взволновался
бай – богатый

Баскычта карчыгы басып тора: муенына – мәрҗәннәр, бармакларына йөзекләр аскан, кыйммәтле комзол, калфак кигән. – На лестнице стоит его старуха: на шее – бусы, на пальцах – кольца, надела дорогие комзол и калфак [татарский национальный женский головной убор]

Карт аңа: "Исәнме, байбикә ханым. Инде җаның ризамы?", – дигән. Карчык аңа кычкырган. "Бар, карт, диңгезгә. Балыкка башыңны и. Байбикә генә түгел, ирекле патшабикә буласым килә", дип җавап биргән.

Карт тагын диңгез буена барган. Карт балыкны чакырган һәм әйткән: "Кызган син мине, балык! Карчыгым тагын котыра. Ул байбикә түгел, ирекле патшабикә булырга тели". Балык җавап биргән: "Борчылма, карт! Кайт өеңә", дигән.

Карт өйгә кайткан һәм алдында зур сарай күргән. Ә дворяннар, боярлар хезмәтчеләр икән. "Исәнме, карчык! Хәзер җаның канәгатьме инде?", дип сораган карт. Карчык картны өйдән куарга әмер биргән. Ә халык аннан көлгән. "Шул кирәк сиңа, юләр. Кем чанасына утырсаң, шуның җыры җырларсың", дигән.

СЛОВА:

ханым – госпожа​
Инде җаның ризамы?Теперь твоя душенька довольна?
башыңны и – наклони голову
ирекле патшабикә вольная дворянка
каралган – почернел
котыра – бесится
хезмәтче – слуга
Карчык картны өйдән куарга әмер биргән. – Старуха велела выгнать старика из дому.

Атна артыннан атналар узган. Карчык тагын тилергән. Картны китерергә кушкан. Шунда карчык картка әйткән: "Ирекле патшабикә булырга теләмим, диңгез патшасы булырга телим. Ә алтын балык хезмәтчем булсын", дигән.

Карт тагын диңгез буена киткән. Диңгездә көчле давыл, биек дулкыннар булган. Карт балыкны чакырган һәм сораган: "Кадерле балык, карчыкны нишләтим икән? Ирекле патша булырга теләми, диңгез патшасы булырга тели. Ә алтын балык аның хезмәтчесе булсын, ди", дигән. Балык бер сүз дә әйтмәгән.

Карт өйгә кайткан. Ә алдында иске йорт һәм ярык тагарак күргән.

СЛОВА:

Атна артыннан атналар узган. – Прошли недели за неделями.​
китерергә кушкан – велела привести
көчле давыл – сильный ураган
биек дулкын – высокая волна
кадерле – дорогой (сердцу)
ярык тагарак – разбитое корыто

***

Всё знакомо, так ведь? Надеемся, вам понравилось татарское звучание известной сказки. Давайте, сейчас пройдём тест по содержанию и лексике:

Тест: Балык һәм балыкчы

Тест: Балык һәм балыкчы

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG