Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин пенсия реформасына карата беренче тапкыр үз фикерен белдерде


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин илдә пенсия яшен күтәрү кануны өлгесенә беренче тапкыр фикерен белдерде.

Путин сүзләренчә, реформа турында тәгаен карар әлегә юк. Ул барлык фикеләрне тыңларга әзер булуын әйтте, ләкин "бу мәсьәләдә пиар белән шөгыльләнүчеләрне түгел", диде ул.

Президент сүзләренчә, пенсия яше арттырылмаса, Русиядә эшләүчеләр белән эшләмәүчеләр саны тигезләшәчәк. Аның сүзләренчә, хөкүмәттә пенсия яшен арттыру тарафдарлары аз, аңа да бу тәкъдим ошамый.

19 июль Русия думасы пенсия яшен арттыру турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Канун өлгесен бары тик "Бердәм Русия" фиркасе генә хуплады.

Канунга ярашлы, пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза. Сораштырулар русияләрнең күпчелеге әлеге реформага каршы булуын күрсәтә.

XS
SM
MD
LG