Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изге Болгар җыенында Русия сәясәте макталды


Изге Болгар җыены

21 июльдә Изге Болгар җыены узды. Русиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселман татарлар Татарстан түрәләре белән бергә намаз укыды, геосәясәт турында нотыклар тыңлады, ахыр чиктә үлмәгән булып чыккан татар генералы рухына дога кылды.

Изге Болгар җыенына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Калининградтан кайтып өлгерер микән? Соңга калуы да бар... Журналистлар арасында бу сүз иртүк таралды. Җомга кич Калининградта үткән киңәшмәдә Татарстан президенты "православ туганнарны" кайгыртып Путиннан спорт корылмаларныда сыра сатуга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗагать иткән иде. Тора-бара Миңнехановның Болгарга киләчәге ачыкланды. Килмәсә бөтен җир тимер киртәләр белән чорнап алынмас иде, полицияне дә күп санда китерелмәс иде.

Халыкны, ә бирегә килүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәге мөселманнар, тикшерү капкасы аша уздырдылар. Татарлар Изге Болгар җыенына иртә килергә күнеккән, күбесе кичтән үк килеп чатырлар урнаштырып, корбаннар чалып казанда аш пешереп ризыклана, таңны каршы ала. Түрәләргә дә уңайлы. Иртүк халыкка күренеп эшләрне бетерергә мөмкин. Рөстәм Миңнехнов сәгать уннарда, көн тәртибендә язылганнан берничә минутка соңга калып, җыенга килүчеләрне бәйрәм белән котлады. Татарча да, урысча да әлләни мөһим мәгълүмат җиткермичә Болгар ислам академиясенең яшь буын тәрбияләүдә ролен генә билгеләп китте.

Рөстәм Миңнехнов
Рөстәм Миңнехнов

"Иң мөһиме – яшьләрнең киләчәге. Аларны ничек тәрбияләргә, гореф-гадәтләребезне, динебезне ничек сакларга? Болгарда музейлар гына түгел, биредә тулыканлы белем бирү үзәге урнашкан. Болгар академиясе ислам дөньясына хезмәт итәргә тиеш. Без Русия төбәкләре өчен дә, башка илләр өчен ислам белгечләрен әзерләргә тиеш. Бу юнәлешнең мөһимлеген аңлыйбыз, аны үстерүдә көч куячакбыз", дип белдерде ул һәм Болгарны төзекләндерү эше алып барган "Яңарыш" фондына рәхмәтләрен әйтергә онытмады.

Җыенда Татарстанның элекке президенты, "Яңарыш" фонды җитәкчесе Миңтимер Шәймиев та бар иде. Ул да Болгар академиясе турында сөйләде, уңышлы укыту програмнары булырга тиеш, бу юнәлештә эш бара дип белдерде.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин исә Болгарда Изге Болгар җыеныннан тыш та чаралар күбрәк узарга тиеш диде, мәсәлән, Валдай кебек чараларга яшьләр җыела ала диде ул. Татарстан җитәкчелере тел мәсьәләсе кискен вакытта мәктәпләрдә татар телен укыту турында сүз катмады, бу хакта Камил Сәмигуллин искә төшерде. "Алалаһ Тәгалә Коръән кәримдә: "Мин сезне төркем-төркем халыклар булып яраттым. Нәрсәгә? Бер-берегезне танырсыз дип бар иттем. Димәк телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау динебезнең бер өлеше булып тора. Олугъ галимебез Мәрҗани хәзрәтебез болай дигән: "Өч әйбер диндә юк, ләкин алар динебезне саклый: гореф-гадәт, милли кием һәм милли тел". Бу өч әйберне сакласак, алар да безнең динебезне саклый. Телебезне саклыйк, татарларыбыздан башка телебез беркемгә дә кирәкми", диде ул.

Татарстанның элекке мөфтие Госман Исхакый бу җыенга килми иде, тәнкыйтьли иде. Дөрес, соңгы елларда түрәләр, руханилар белән бергә ул да күренә иде. Әмма Камил Сәмигуллин президентлар белән бергә җыенда калдырмыйча катнаша. Җыенда Русия мөфтиләр шурасы башлыгы Равил Гайнетдин булмады, соңгы елларны ул бирегә үзенең урынбасарларын гына юллый. Чечнядан килгән кунак мөфтигә дә сүз бирелмәде.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Сәхнәдән килгән тәбрикләү хатларын укыдылар. Аларның берсе татарның "дусты" – Русия президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенкодан иде. Тел вәзгыятен куертуда, Татарстан белән Русия арасында шартнамәне озайтмауда нәкъ аны кулы уйнаган дигән фикерләр бар.

Виртуаль котлаучылар арасында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да бар. Ул быел килә алмаган, нәкъ 21 июль көнне башкалада Казан изге ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше үткәрелде. Ничек туры килде бит! Казанда православлар тәре йөрешендә катнашса, татарларга Казаннан берничә йөз чакрым ераклыкта урнашкан Болгарда гыйбадәт кылу оештырыла.

Изге Болгар җыены дип аталучы һәм моннан 29 ел элек, ул вакытта Совет берлегенең Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин тарафыннан уйлап табылган чарада бәйрәм авторына да сүз бирелде. Таҗетдин татарча да, урысча да сөйләде. Урысча сөйләгән өлешендә хәзер үзен баш мөфти дип йөртүче Тәлгать хәзрәт үзен геосәясәтче итеп хис итеп Русиянең тышкы сәясәтенә мәдхия укыды.

Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

"Дөньяда һәр көн низаглар туа, кан түгелә. Безнең ил хәзер шул низагларны булдырмау, күпне күргән Якын Көнчыгыш җирендә иминлек урнаштыру белән мәшгуль, моның өчен бөтен көчен куя”, диде ул. Моны ул татар телен басып килгән урыс телендә әйтте. Тәлгать хәзрәт ихластан әйткәнме, билгесез. Алдалаган очракта тәүбә дә кылырга мөмкин бит.

1989 елдан үзе чыгарган йола нәкъ шулай атала да – тәүбә кылу. Аны Кече Манара янында башкаралар. Мөфти "Мин Аллаһтан һәрбер гөнаһымның ярлыкавын сорыйм, ялгышлык белән кылган гөнаһларым һәм хата белән кылган гөнаһларым өчен дә, яшерен кылган гөнаһларым һәм яшермичә кылган гөнаһларым өчен дә, шулай ук белеп кылган һәм белмичә кылган гөнаһларым өчен дә тәүбә итәм, бик үкенәм. Йә Аллаһ, Син яшеренне дә белүче” дигән доганы җөмләләргә бүлеп халыктан кабатлата. Бу йоладан соң рәхәт булып китә, диде Азатлыкка Пенза өлкәсеннән килгән Мәгдүмә Тятаева.

"Изге урыннарга күңел тарта. Ата-бабаларыбызның җире чакырып китерә, монда килүебез шуңа бәйле. Изге җир булуы бик сизелә, тынычланып китәбез, тынабыз”, диде ул. Үзен Миңназыйм дип таныштыручы Мордовиядән килгән олы гына абзый, киресенчә, күмәкләшеп тәүбә кылуның файдасыннан бик шикләнә.

"Бу ислам динендә булган гамәлме икән? Гадәттә чиркәүгә йөрүчеләр моны башкара, "каемся, каемся" дип поп артыннан кычкырып тора. Минемчә килешми сыман, һәркем өендә, Ходай белән ялгыз калганда языктан арынуны сорарга тиеш" дигән фикере белән уртаклашты ул. Тәүбә итү йоласында ни президент, ни дәүләт киңәшсе, ни түрәләр дә күренмәде. Бу йола гади кешеләргә калдырылды.

Тәлгать Таҗетдин президентының тән сакчылары белән сөйләшә
Тәлгать Таҗетдин президентының тән сакчылары белән сөйләшә

Кече манара янында үткән чара православ динендә булган тагын бер йола - Казанда узган тәре йөреше кебек дигән хис туа. Моннан Үзәк диния нәзарәте байракларын күтәреп һәм тәкбирләр әйтә-әйтә Олы манарага таба, намаз укырга юнәләләр. Биредә бик кызык хәл дә килеп чыкты. Татарстан президентының тән сакчылары Тәлгать Таҗетдинне намаз уку мәйданчыгына кертми тордылар. "Туктагыз әле, президент килгәч кенә керерсез", дип кисәтте кечкенә генә буйлы иминлек хезмәткәре. Баш мөфти президенттан уздыра алмады, сакчылар сүзенә колак салырга мәҗбүр булды. Намаз исә чыннан да Рөстәм Миңнеханов килгәч кенә башлана. Алар намазга 5 минут кала килделәр. Аларны көткән арада Татарстан баш казые Җәлил Фазлыев вәгазь укыды. Түрәләр бу вакытта "Кол Гали" кунакханәсен карап йөргән булып чыкты. Аны журналистларга да, халыкка да күрсәтмәделәр.

Намаз уку
Намаз уку

Намазны Тәлгать Таҗетдин укыды, аның артында республика җитәкчеләре, мөселманнар тезелде. Миңтимер Шәймиев намазны урындыкка утырып укыды. Гыйбадәт кылганнан соң Таҗетдин: "Бүген безнең генерал Мәхмүт Гәрәев дөньядан китүе турындагы хәбәр иреште, урыны җәннәттә булса иде", дип догага кулын күтәрде. Хәзрәт сүзенә таянып бу хәбәрне кайбер матбугат чаралары тиз арада таратты, әмма бер-ике сәгатьттән бу хәбәрнең дөрес түгеллеген язып чыктылар. Мәхмүт ага исән-сау булып чыккан, ә 23 июльдә ул үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена, шул уңайдан дога кылуны сораган булганнар. Тәлгать Таҗетдин исә аны вафат уңаеннан дога дип аңлаган.

Намаз укыганнан соң түрәләр юк булды, халыкка да кая тели, шунда барырга, керергә, утырырга рөхсәт ителде. Изге Болгар җыенында якынча 30 меңләп кеше җыелган. Узган ел да шул чама иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG