Тәртип саклаучылар фикеренчә, Хәбиров митинглар оештыру тәртибен бозган. Полиция беркетмәдә язганча, хакимиятләргә тапшырылган белдерү хатында активист чараның максатын "татар милли мәдәниятен яклау" дип атаган булган, ләкин митингта Хәбиров теманы үзгәрткән, "татар телен өйрәнү, мәктәпләрдә өйрәтү" мәсьәләсен күтәргән диелә.
Хәбиров татар телен яклау һәм татар мәдәниятен кайгырту темалары арасында аерма юк дип саный.
Июнь азагында Рәис Хәбиров янына полиция хезмәткәре килеп, административ хокук бозу турында беркетмәгә кул куюны сораган иде.
18 февральдә Казанда татар телен яклау митингы узды. Ул хакимиятләр белән килештерелгән иде. Чарада йөзгә якын кеше катнашты. Халык "Бердәм дәүләт имтиханын татарча тапшыруны таләп итәбез", "Путин, Володин! Европа хартиясен ратификацияләүне таләп итәбез", "Татар университетын ачуны таләп итәбез" кебек шигарләр язылган плакатлар тотып торды.