Татарстан һөнәр берлекләренең элекке җитәкчесе, эшмәкәрне акча белән үз ягына аударып акча үзләштерүдә гаепләнгән Татьяна Водопьяновага карата ачылган җинаять эше туктатыла. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Интерфакс хәбәр итә.
Медиа мәгълүматына күрә, җинаять эше Водопьянованың үкенүе аркасында туктатылган. Тикшерү комитетының җинаять эшен туктату турында рәсми хәбәре әлегә юк.
Татарстан һөнәр берлекләренең элекке җитәкчесе Татьяна Водопьяновага карата тикшерү эшләре март аенда башланды. Май аенда ул өй сагында калдырылды. Водопьянова эшмәкәрне акча белән үз ягына аударып акча үзләштерүдә гаепләнде.
Июнь аенда Водопьянова Татарстан һөнәр берлекләре җитәкчесе вазифасыннан үз теләге белән китү турында гариза язды.