Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә татар телен яклау чарасына рөхсәт бирмәүне кануни дип таныды


30 июльдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе шәһәр башкарма комитетының татар телен яклау митингына рөхсәт бирмәүне кануни дип таныды.

Казан башкарма комитеты рәисе Александр Токмаков мәхкәмә утырышында чыгыш ясап, хакимиятләр чара уздыру мөрәҗәгатен кире какмады, ә "митингны үткәрү иминлек чараларын күрүне таләп итә" дип белдерде дигән. Мэрия юристы да оештыручы белдерү хатында тәртип саклауның ысулларын һәм формаларын тиешенчә күрсәтмәгән иде дигән.

Чынлыкта исә башкарма комитетның җавап хатында мэрия җәмәгать тәртибе сакланган урын бирә алмавын белдергән иде.

ТИҮ активистлары әлеге карарны шикаять итәргә җыена, дип яза Idel.Реалии.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Казан башкарма комитетының татар телен яклап үткәреләсе митингка рөхсәт бирмәү карарын Казанның Вахитов мәхкәмәсенә шикаять иткән иде. Шикаятьне үзәк активисты Кашиф Гатин тапшырды.

Шикаятьтә 31 июль көнне митинг үткәрүгә рөхсәт һәм урын бирү соралды, шулай ук мораль зыян өчен 100 мең сум күләмендә түләү таләп ителде.

20 июль көнне Казан мэриясенең татар телен яклау митингына рөхсәт бирмәве билгеле булды. Мэрия җәмәгать тәртибе сакланган урын бирә алмавын белдерде.

XS
SM
MD
LG