Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия "халыклар зираты" булып калмасмы?


Юто Хишияма
Юто Хишияма

Русиядә туган телләрне ихтыяри укыту турында яңа канун гамәлгә керү уңаеннан тагын бер, читтән караш тәкъдим итәбез. Үз фикерләре белән Япониядән Юто Һишияма уртаклаша.

Русия президентының "Ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән чыгышыннан чыгып әзерләнгән ана телен ихтыяри укыту турында канун өлгесе Русия думасында, аннары Федерация шурасында расланып, Путин тарафыннан имзаланды.

Ләкин күпләргә ана теле булмаган "чит тел" предметы (күп очракта ул инглиз теле) мәҗбүри укытыла һәм аңа каршы булучылар юк диярлек. Шунлыктан "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сәбәп уйдырма гына. Чын сәбәбе – милли телләрнең урыс дәүләтенә һәм урыс милләтенә кирәк түгеллеге.

Канун өлгесе кабул ителгән Федерация шурасы утырышында милли телләрне яклаган бер генә депутат, ЮНЕСКО мәгълүматларына нигезләнеп, Русиядә күп телләрнең юкка чыгу куркынычы астында икәнен әйтте. Бу чыгышны Федерация шурасы рәисе "ялгыш мәгълүмат таратмагыз" дип кире какты. Федерация шурасы рәисе "Совет берлеге һәм яңа Русия чорында аз санлы халыкларның берсенең дә теле юкка чыкмады" диде.

Япон газетында татар теле турында язма
Япон газетында татар теле турында язма

Кайсысы дөрес икәнен әйтеп торасы да юк. Чынлыкта камас теле кебек XX-XXI гасырда юкка чыккан телләр бар. Европа галимнәре бу канун болай да куркыныч астындагы милли телләрнең дәрәҗәсен тагын да төшерәчәк дип аның өлгесенә каршы мөрәҗәгать язганнар. Мин дә алар белән килешәм.

Федерация шурасы рәисе "Илнең хакимияте бу телләр саклансын өчен бөтен шартларны тудыра" диде. Алайса нигә телләр юкка чыгып бара? Нигә болай да юкка чыгып барган телләрне ихтыярига калдырып, "сау-сәламәт" рус телен күбрәк укытырга булдылар? Бер депутат ясаган чыгышта бу сәясәтнең чын максаты чагылыш таба. "Илебезнең бөтенлеге бозылмасын өчен илдә бер генә тел булырга тиеш – урыс теле" диде ул.

Бу канунга күрә, урысча белү – мәҗбүри, ә милли телләр – ихтыяри гына. Димәк милләтләр үзләренең юкка чыгып барган телләрен теләгәнчә өйрәнә алмыйча, урысча камил белгән "россиян" булырга мәҗбүрләр. Ягъни, "россиян" булу – мәҗбүри, ә татар булу – ихтыяри.

"Теләсәгез укыгыз үз телегезне. Без комачауламыйбыз бит" диләр урыс милләтчеләре. Бу – дөрес түгел. Аларның милли телләрне аз гына булса да белергә теләмәүләре, алар белән кызыксынмаулары, аларны хөрмәт итмәүләре – милли телләрнең үсешенә бик нык комачаулый. Алар үзләре дә Русиядә милли телләрнең "кирәкмәгән тел" булуына сәбәп булалар.

Бу хәл – үсемлеккә туфрак кына биреп, су сипмәүгә охшаган. Милли телләрне саклау һәм үстерү өчен теләүчеләрнең генә өйрәнүе җитми. Шушы җирдә яшәүче барлык кешеләрнең аз булса да аны белүе, аны хөрмәт итүе кирәк. Үлем чигендә торган телләр турында "Кем тели, шул гына укысын" дию – шушы телләрне үтерү белән бер.

Элек Русия империясе "милләтләр төрмәсе" дип атала иде. Хәлләр болай дәвам итсә, XXI гасырда Русия "милләтләр зираты" булырга мөмкин. Шулай булмас дип өметләнеп калам.

Юто Һишияма
Япония

Юто Хишияма - татар теленә гашыйк япон егете. Татар телен үзлегеннән өйрәнә башлый. 2014 елда Халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулый. Казан университетының татар филологиясе юнәлешендә белем ала. Хәзерге вакытта Токио чит телләр университетында аспирантурада укый, татар телен фәнни яктан өйрәнүен дәвам итә.

Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG