Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада КПРФ пенсия яшен арттыруга каршы митинг уздыра


Түбән Камада пенсия реформасына каршы 1 июльдә узган митинг

10 август КПРФ Түбән Камада пенсия реформасына каршы митинг уздырырга җыена. Чара хакимиятләр белән килештерелгән.

Митинг Җиңү монументы янында узачак. Чараның башка темалары арасында бензин бәяләре, торак-коммуналь хуҗалык тарифлары арту, экологиянең начар булуы һәм медицинаның түләүле калуы бар.

"Пенсия яшен күтәрү карары белән хакимият соңгы чикне узды - ул моны дөрес карар дип, эшләүче кешеләрнең кесәләренә кулын суза. Ялганлаудан туктагыз! Халыкның тормышын яхшырту өчен реаль адымнар кирәк", диелгән КПРФның митингка чакыруында.

Чарага биш меңләп кеше килер дип көтелә.

Әлеге митинг 27 июльгә планлаштырылган иде. Ләкин шәһәр хакимияте бу көнне Җиңү монументы янында башка чара узачак дип митингка рөхсәт бирмәде.

19 июль Русия думасы пенсия яшен арттыру турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Канун өлгесен бары тик "Бердәм Русия" фиркасе генә хуплады.

Канунга ярашлы, пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза.

Сораштырулар русияләрнең күпчелеге әлеге реформага каршы булуын күрсәтә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG