Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тывада свастикалы фото урнаштырылган пост өчен журналистны тоткарлаганнар


Архив фотосы
Архив фотосы

Тывада полиция журналист Оюма Донгакны Вконтакте челтәрендә дүрт ел элек урнаштырган посты өчен тоткарлаган. Постта "Алман кызлары берлеге"нең архив кадрлары эленгән булган.

Бу хакта Донгак үзенең Фейсбук сәхифәсендә хәбәр итте.

​Журналист язуынча, сүз Германиядә национал-социалистлар төзегән "Алман кызлары берлеге"нең архив кадрлары турында бара. Фотоларда свастика тамгасы булган.

Полиция Донгакны нацизмны пропагандалау яки наци тамгасын демонстрацияләүдә гаепләмәкче. Журналист сүзләренә караганда, полиция хезмәткәрләре аннан гаебен тануны таләп иткән һәм мәхкәмәгә кадәр сак астына алу белән янаган.

Русия Югары мәхкәмәсе каршындагы мәхкәмә департаменты статистикасына караганда, 2017 елда мәхкәмәләр нацизм пропагандасы турындагы маддә нигезендә 1655 карар чыгарган. Канун бозучыларның күбесенә штраф салынган, 10 проценты тирәсе кулга алынган.

Май аенда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе интернетта свастикалы сурәтләр урнаштырганнары өчен хөкем ителгән 11 русияленең шикаятен карый башлады.

Күптән түгел Вконтактедагы посты өчен татар активисты Батырхан Әгъзамов та биш тәүлек сак астында булды. Аңа карата административ эш ачылган иде. Постта сулда Донецки халык республикасы фетнәчеләренең берсе Алексей Мильчаковның янып үлгән украин хәрбие янында төшкән фотосы, уңда Мильчаковның "коловрат" тамгасы тотып торган фотосы урнаштырылган. Кайбер белгечләр "коловрат"ны свастиканың бер төре дип саный.

XS
SM
MD
LG