Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Скрипальләрне агулауда шикләнелүчеләрне экстрадицияләү айларга сузылырга мөмкин


Русия күзләү хезмәтенең элекке офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне агулауда шикләнелгән русиялеләрне экстрадицияләү эше атналар яки айларга сузылырга мөмкин.

Бу хакта Британия хөкүмәтендәге чыганакка сылтанып The Telegraph яза. Басма чыганагы сүзләренчә, шикләнелүчеләрне Британиягә тапшыруга ирешер өчен хөкүмәт барысын да эшләячәк. Чыгынак әйтүенчә, Мәскәү үз ватандашларын Лондонга тапшырмас өчен төрле сәбәпләр табачак. Британия Русиягә халыкара басым оештырырга мөмкин диелә.

Лондонның агулауга катышы булган ике русияләне экстрадицияләүне таләп итәргә җыенуы турындагы хәбәрне 6 августта The Guardian таратты. Газет мәгълүматынча, прокуратура кирәкле документларны инде әзерләгән.

Британия эчке эшләр министрлыгы әлеге мәгълүматны расламады да, кире дә какмады. Русия илчелегендә моны "тикшерелмәгән мәгълүмат" дип атадылар. Дипломатик миссиядә журналистлардан рәсми мөрәҗәгать булмады диделәр.

Март башында Солсберида Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипаль һәм аны кызы Юлия агуланды. Лондон ул һөҗүм артында Кремль тора дип тәкърарлый. Скрипальләрне Совет берлегендә ясалган "Новичок" матдәсе белән агулаганнар диелә. Мәскәү бу гаепләүне кире кага.

Солсберидан ерак түгел Эймсбери шәһәрендә дә 30 июньдә 40 яшьләр тирәсендәге ир белән хатын 30 июньдә аңсыз килеш табылды. Аларга да Скрипальләр агуланган матдә тәэсир иткән диелде. Соңрак ир-ат хастаханәдә үлде.

XS
SM
MD
LG