Accessibility links

Үзәк сайлау комиссиясе пенсия референдумына өч сорауны хуплады


Русия Үзәк сайлау комиссисе чәршәмбе узган утырышта пенсия яшен күтәрү турындагы референдумга чыгарылырга ихтимал өч сорауны хуплады. Аларны өч инициатив төркем тәкъдим иткән иде.

Беренче булып Мәскәү мэрына "Гадел Русия" фиркасеннән намзәт Илья Свиридовның соравы хупланды. Аннары КПРФның Алтай крае бүлгесе һәм Мәскәү өлкәсенең күп балалы гаиләләр белән эшләү иҗтимагый оешмасы сораулары каралып, шулай ук хупланды. Өч сорауда да "сез пенсиягә чыгу шартларының шул килеш калуын телисезме?" дигән мәгънә ята.

Хәзер инициатив төркемнәр ким дигәндә 42 төбәктә төркем бүлгеләре булдырырга һәм референдумны яклап, 2 миллион имза җыярга тиеш. Моны беренче булып башкарып чыгучы төркем референдум уздыру хокукы алачак.

19 июль Русия думасы пенсия яшен арттыру турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Канун өлгесен бары тик "Бердәм Русия" фиркасе генә хуплады.

Канунга ярашлы, пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза.

Русиядә соңгы тапкыр референдум 1993 елны уздырылды.

XS
SM
MD
LG