Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәяләр: хуҗалыклардан ит сатып алу арзаная, бензин кыйммәтләнә


Әгерҗе районындагы супермаркет
Әгерҗе районындагы супермаркет

Азатлык Башкортстанның Илеш һәм Татарстанның Әгерҗе районнарындагы бәяләрне чагыштыруны дәвам итә. Бу юлы икенче чирек нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.

Чагыштырыр өчен башлыча азык-төлек бәяләрен алдык, моннан тыш, бензин, такси, район мәдәният йортларына билет бәяләрен карадык. Беренче чирек белән чагыштырганда, бигрәк тә бензин һәм концертлар бәясе арту сизелә. Ә менә хуҗалыклардан җыелган итнең бәясе, киресенчә, төшкән.

"Күршеләр үгез итен 250 сумга сатып җибәргән"

Бу юлы да азык-төлек бәяләрен кибетләрдән генә түгел, шәхси хуҗалыклардан да белештек.

Казанның агросәнәгать паркында да итне 280-300 сумга саталар
Казанның агросәнәгать паркында да итне 280-300 сумга саталар

Илеш халкын бигрәк тә итнең арзаюы аптырашта калдырган. "Күрше белән сөйләшеп торган идем, үгез итен 250 сумга сатып җибәргән, тана ите тагын да арзанрак, килосы 245 сум гына. Аптырап киттем", дип сөйләде районда яшәүче Рәмилә ханым. Әле март аенда гына 260 сум торган, 270кә җыеп йөрүчеләр дә булган. Район үзәге Яркәй авылы кибетләрендә исә итнең килосы 300 сум тирәсе.

Әгерҗедә ит бәясе кыйммәтрәк йөри. Шәхси хуҗалыкларда аны 290 сумга саталар.

Биредә сөтнең дә литрын 21 сумга җыялар. Дөрес, кыш белән чагыштырганда өч сумга кимегән анысы. Әмма Илештә халыктан җыйган сөт бәяләре сизелерлек түбән - литры нибары 11 сум. Илештә гыйнвар аенда сөтне 16,90 сумга җыйганнар, февральдә ул 15,45 сумга җиткән, март аена 13 сумга калган. Бу төп бәя. Сөтнең куелыгына, аксымына карап, ул бераз югарырак яки киресенчә түбәнрәк булырга мөмкин.

Йомырка, май, ипи, шикәр, бәрәңге

Йомырканың дистәсен Илештә 50 сумга саталар. 40 сумлыгы да бар. Тавык асраучы хуҗабикәләр 40 сумга бирә. Әгерҗедә йомырка никтер кыйбатрак. Кибеттә иң арзаны 60 сум булса, шәхси хуҗалыклардан җәен дә 70 сумга саталар.

Илеш районы үзәге Югары Яркәйдәге кибеттә йомырка бәясе
Илеш районы үзәге Югары Яркәйдәге кибеттә йомырка бәясе

Әгерҗедә көнбагыш мае кыйммәт - 80 сумнан башлана. Кышын да шулай иде. Шулай да ташламалар вакытында кайбер супермаркетлар челтәрендә литрын 63 сумга табып була.

Илештә "Миладора" дип аталганын (ул иң арзаны санала) 58 сумга саталар. Беренче кварталда да шундый ук бәяләр иде.

Ак май бәяләре дә әлегә шул килеш, ярты килосы 245 сумнан башлана.

Әгерҗедә бәрәңге бәясе арткан - килосы 25 сумнан 33 сумга җиткән. Дөрес, бәя кәгазенә "яңа бәрәңге" диелгәне кыйбатрак йөри. Илештә дә яңа бәрәңгенең бер килосы 37 сум тора. Кышын 35 сум тирәсе иде.

Шикәр комының килосы Әгерҗедә дә, Илештә дә 37-40 сум тора.

Илеш районы кибетендә
Илеш районы кибетендә

Ипи бәясе Әгерҗедә артмаган - 22-23 сум. Илештә исә ике-өч сумга арту күзәтелә, хәзер ул төренә карап 24-26 сумга җиткән.

Бензин, такси һәм концерт

2018 елның икенче кварталы бензин бәяләренең котырып артуы белән истә калачак. Әлеге вазгыятькә дәүләт җитәкчелеге, монополиягә каршы хезмәт тә кысылырга мәҗбүр булды.

"Башнефть"нең АИ-92 бензины гыйнварда 36,60 сум, мартта 37,30 сум булды дип язган идек. Икенче кварталда ул 40 сумнан да артып, 40 сум 50 тиенгә җитте.

"Татнефтепродукт" челтәрендә АИ-92 бензины беренче кварталда 36 сум 90 тиенгә саталса, икенче квартал ахырына ул 40 сум 40 тиен булды.

Ләкин моңа карап такси бәясе артмаган: Әгерҗедән биш километр ераклыкта урнашкан Иж-Бубый авылына барып җитү 130, Югары Яркәйдән шундый ук ераклыктагы Иске Күктау авылына бару - 120 сум тора.

Икенче кварталда район үзәкләрендә концерт бәяләре дә артты. Әйтик, Илештә гыйнвар аенда бер концертка билет 350 сум, февраль-мартта - 400 сум булса, апрель-июньдә инде 450-500 булды. Элвин Грей билетларын 600-700 сумга сатты.

Әгерҗедә бер концерт карап чыгу 500 сум тора, арткы рәтләргә 400 сумга алырга мөмкин.

Башкортостан һәм Татарстан районнарында кайбер тауарларга бәяләрне чагыштыру
Башкортостан һәм Татарстан районнарында кайбер тауарларга бәяләрне чагыштыру

Рәсми саннар

Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә гомум бәяләр икенче чиректә 1,3 процентка арткан. Беренче чиректә 0,8 процент кына иде. Азык-төлеккә 0,8 процентка, ә азык-төлек булмаган тауарларга 1,7 процентка арту күзәтелә. Аи-92 маркалы бензин бәясе ел башыннан 9,9 процентка арткан.

XS
SM
MD
LG