Accessibility links

Кайнар хәбәр

Не станет ли Россия "кладбищем для народов"


Юто Хишияма
Юто Хишияма

Принятие в России законопроекта о добровольном изучении родных языков вызвало противоречивые мнения не только в Татарстане, но и в мире. Юто Хишияма – аспирант Токийского университета, изучает татарский язык. В 2014 году Юто стал победителем международной олимпиады по татарскому в Казани. Специально для Радио Азатлык он написал комментарий об изучении родных языков, отрывки из которого мы предлагаем вам с переводом и аудио.

Русия "халыклар зираты" булып калмасмы?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:47 0:00
йөкләү


Русия президентының "Ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" ("заставлять человека учить язык, который для него родным не является, недопустимо") дигән чыгышыннан чыгып әзерләнгән ана телен ихтыяри (добровольное) укыту турында канун өлгесе (законопроект) Русия думасында, аннары Федерация шурасында расланып, Путин тарафыннан имзаланды.

Ләкин күпләргә (многим) ана теле булмаган "чит тел" предметы (күп очракта ул инглиз теле) мәҗбүри (обязательный) укытыла һәм аңа каршы булучылар юк диярлек (почти нет). Шунлыктан "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сәбәп (причина) уйдырма (вымышленная) гына. Чын (настоящая) сәбәбе – милли телләрнең урыс дәүләтенә (русскому государству) һәм урыс милләтенә (русскому народу) кирәк түгеллеге.

Канун өлгесе кабул ителгән Федерация шурасы утырышында милли телләрне яклаган (поддержал) бер генә депутат, ЮНЕСКО мәгълүматларына (данные) нигезләнеп (основываясь), Русиядә күп телләрнең юкка чыгу куркынычы астында икәнен әйтте. Бу чыгышны Федерация шурасы рәисе "ялгыш мәгълүмат таратмагыз" (не распространяйте неверную информацию) дип кире какты (отвергла). Федерация шурасы рәисе "Совет берлеге (Советский Союз) һәм яңа Русия чорында аз санлы халыкларның берсенең дә теле юкка чыкмады" (не исчез) диде.

Япон газетында татар теле турында язма
Материал о татарском языке в японской газете

Кайсысы дөрес (правильный) икәнен әйтеп торасы да юк (даже не стоит говорить). Чынлыкта камас теле кебек XX-XXI гасырда юкка чыккан телләр бар. Европа галимнәре бу канун болай да куркыныч астындагы (под угрозой) милли телләрнең дәрәҗәсен (уровень) тагын да төшерәчәк (снизит) дип аның өлгесенә каршы мөрәҗәгать язганнар. Мин дә алар белән килешәм (согласен).

Федерация шурасы рәисе "Илнең хакимияте бу телләр саклансын өчен (для сохранения) бөтен шартларны (условия) тудыра" диде. Алайса нигә телләр юкка чыгып бара? Нигә болай да юкка чыгып барган телләрне ихтыярига калдырып, "сау-сәламәт" рус телен күбрәк укытырга булдылар? Бер депутат ясаган чыгышта бу сәясәтнең чын максаты (настоящая причина политики) чагылыш таба. "Илебезнең бөтенлеге (целостность страны) бозылмасын өчен илдә бер генә тел (один язык) булырга тиеш – урыс теле" диде ул.

Бу канунга күрә, урысча белү – мәҗбүри, ә милли телләр – ихтыяри гына. Димәк милләтләр үзләренең юкка чыгып барган телләрен теләгәнчә өйрәнә алмыйча, урысча камил (в совершенстве) белгән "россиян" булырга мәҗбүрләр. Ягъни, "россиян" булу – мәҗбүри, ә татар булу – ихтыяри.

"Теләсәгез укыгыз үз телегезне. Без комачауламыйбыз (не мешаем) бит" диләр урыс милләтчеләре. Бу – дөрес түгел. Аларның милли телләрне аз гына булса да белергә теләмәүләре, алар белән кызыксынмаулары, аларны хөрмәт итмәүләре – милли телләрнең үсешенә (развитие) бик нык комачаулый (мешает). Алар үзләре дә Русиядә милли телләрнең "кирәкмәгән тел" булуына сәбәп булалар.

Бу хәл – үсемлеккә (растение) туфрак (земля) кына биреп, су сипмәүгә (не поливать) охшаган. Милли телләрне саклау һәм үстерү өчен теләүчеләрнең генә өйрәнүе җитми. Шушы җирдә яшәүче барлык кешеләрнең аз булса да аны белүе, аны хөрмәт итүе кирәк. Үлем чигендә торган телләр турында "Кем тели, шул гына укысын" дию – шушы телләрне үтерү (убить) белән бер.


Элек (раньше) Русия империясе "милләтләр төрмәсе" (тюрьма народов) дип атала иде. Хәлләр болай дәвам итсә (если будет продолжаться), XXI гасырда Русия "милләтләр зираты" булырга мөмкин. Шулай булмас дип өметләнеп калам (надеюсь).

Обратите внимание, что специально для нашего проекта мы озвучили этот текст. Прослушать его можно при помощи плеера в начале статьи.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG