Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВИЧ авырулы мигрантларга Русиягә керүгә рөхсәт бирмәкчеләр


Русиядә "иммунитет дефициты вирусы" – ВИЧ йоктырган чит ил кешеләренең илгә керүенә һәм аларның илдә торуына бәйле булган чикләүләрне гамәлдән чыгарырга уйлыйлар.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор һәм Федераль медико-биологик агентлык (ФМБА) белән берлектә ВИЧ-статуслы мигрантларны илгә кертү турында хат әзерләгән. Бу хакта "Известия" яза.

Министрлык саннарына караганда, ВИЧ йоктырган мигрантларның иң күбесе Украина, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Молдовадан килгәннәр арасында табыла. 1987 елдан алып 2017 елга кадәр Русиядә 32,4 мең йогышлы авыру эләктергән чит ил кешесе ачыкланган. Бу очракларның 45 проценты 2013-2017 елларга туры килә.

Хәзерге вакытта ВИЧ авыруы булган чит ил кешеләренә Русиядә туганнары булган очракта гына илдә калырга рөхсәт ителә. Чит ил кешеләре Русиядә эшләргә хокук бирүче патент алу өчен медицина тикшеренүе уза. Илдә вакытлыча яшәргә һәм Русиядә бөтенләйгә яшәп калырга теләүчеләр ВИЧ-ка анализ бирә. Русия кануннарына ярашлы ВИЧ авыруы булган мигрантлар “халыкның сәламәтлегенә куркыныч тудыру сәбәпле”, илдән чыгарылырга тиеш.

Экспертлар Русиядә ВИЧ белән авыручы мигрантлар саны зур түгел, шуңа күрә алар илдә авыручылар саны үсүгә тәэсир итә алмый, ди. Тик ВИЧлы андый чит ил кешеләрен кем, нинди акчага, ничек итеп дәвалаячак дигән сораулар ачык кала. Чөнки хәзер бушлай дәвалауга бары Русия ватандашлары гына өмет итә ала.

Элегрәк бәйсез иҗтимагый оешмалар, ВИЧ авырулы кешеләр, Татарстанның Әлмәт, Бөгелмә Һәм Лениногорски шәҺәрләрендә яшүчеләр Русия президенты Владимир Путинга республиканың Көньяк-Көнчыгышында ВИЧ таралауга бәйле петиция белән чыккан иде. Алар Путиннан Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына республиканың Көньяк-Көнчыгышында ВИЧ таралуга каршы профилактик эш башларга кушуны сорады. Петиция авторлары китергән статистик мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 8 июленә Татарстанның Көньяк-Көнчыгышында ВИЧ белән авыручыларның рәсми теркәлгән саны гомум халыкның ике процентына җитеп килә. 205 мең халык яшәгән Әлмәт шәҺәрендә ВИЧ белән авырган 2307 кеше теркәлгән, 107 мең халык яшәгән Бөгелмәдә - 965 авыру, 84 мең кеше яшәгән Лениногорскида - 965 очрак теркәлгән. Әлеге мәгълүмат - 2017 елның рәсми саннары.

XS
SM
MD
LG