Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллының бәби тартмасына яңа туган кыз бала калдырып киткәннәр


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстандагы бердәнбер, Чаллыда урнашкан бәби тартмасына 9 август иртән тагын бер бала калдырып киткәннәр. Аның тууына нибары ике сәгать тирәсе генә булган.

Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендәге бәби тартмасына бу кыз баланы ир-ат калдырып китүе билгеле. Ул ерактан күренеп калган, дип яза "Челнинские известия".

Кыз хайваннарны йөртә торган кәрҗиндә китерелгән. Ул яхшылап төрелгән булган.

Табиблар бәбине караганнар, ул үзе сулый, тәнендә яралар юк. Әлегә бала күзәтү астында.

"Кыз кара чәчле, сәламәт, авырлыгы - ике кило 60 грамм", дип сөйләгән Чаллы мэриясенең тәрбиягә алу бүлеге җитәкчесе Роза Гернер. Аның сүзләренчә, беренче чиратта, баланың урланмаганын ачыклар өчен җинаять эше ачылачак. Әгәр ул чынлап та ташланган бала булса, аңа исем-фамилия бирелә һәм асрамага бирү мәсьәләсе карала башлый. "Гаиләгә алу белән проблем булмаячак, чиратта 50 пар һәм ялгыз хатын-кыз тора", ди Гернер.

Бу кыз - Чаллының бәби тартмасына калдырылган һәм җәмәгатьчелеккә билгелеге булган дүртенче бала.

Чаллы шәһәренең балалар медицина үзәгендәге бәби тартмасына ("бэби-бокс") беренче баланы былтыр 27 гыйнварда калдырып киткән иделәр. Аны бер гаилә асрамага алды.

Тагын бер баланы 2017 елның 17 августта калдырдылар. Ул бер яшьлек иде.

Өченче бәби шулай ук былтыр ноябрьгә каршы төндә калдырылды. Аңа ике ай иде. Ул инде яңа гаиләдә яши.

Татарстандагы әлегә бердәнбер бәби тартмасы Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 2015 елда ачылды. Әлеге тартма ата-аналарга аноним рәвештә баланы калдырып китү мөмкинлеге бирә.

XS
SM
MD
LG