Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Путин пенсия реформасын активрак аңлата башлаячак


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты якын араларда пенсия яшен арттыру планнарын "активрак аңлатуга" керешәчәк. Русия думасында икенче укылышка кадәр үк ул бу мәсьәләдә берничә белдерү ясар дип көтелә.

Бу хакта президент идарәсендәге берничә чыганакка сылтанып "Ведомости" яза.

Чыганаклар сүзләренә караганда, Русия думасында икенче укылышта карауга кадәр үк Путин бу мәсьәләдә берничә белдерү ясаячак. Берсе 26 август Шахтерлар көнендә булуы ихтимал диелә.

Басма язуынча, президент реформаны уздырырга, икенче укылыш алдыннан барысын да тыңларга, халык арасында фикер алышу оештырырга, ә хөкүмәт үз гамәлләрен ахырга кадәр уйларга тиеш дип әйтергә мөмкин.

Элегрәк Владимир Путин пенсия реформасы миңа ошамый дип белдергән иде. Ә президент сүзчесе Дмитрий Песков реформаны президент түгел, ә хөкүмәт уздыра диде.

19 июль Русия думасы пенсия яшен арттыру турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Канун өлгесен бары тик "Бердәм Русия" фиркасе генә хуплады.

Канунга ярашлы, пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза. Берничә социология хезмәте Путинның рейтингын төшүен теркәде.

XS
SM
MD
LG