Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Русиягә чикләүләр кертү хәбәреннән соң рубль курсы төшә


Җомга рубль курсының түбәнгә тәгәрәве дәвам итте. Ул 9 августта АКШның Русиягә яңа чикләүләр кертүе турындагы хәбәрдән соң төшә башаган иде. Мәскәү биржасы ачылу минутларында доллар бәясе 67 сумнан артып китте.

Мондый арту соңгы ике ел эчендә беренче тапкыр булды. Соңрак рубль курсы бераз күтәрелде. 11 августка Үзәк банк долларны 66 сум 90 тиен, евроны 76 сум 67 тиен дип билгеләде.

Моннан тыш, "Сбербанк", ВТБ һәм "Аэрофлот"ның да хиссәләре арзаная.

22 августта АКШ Дәүләт департаменты Британиядә элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауга бәйле Русиягә карата яңа чикләүләр кертәчәге турында белдерде. Аерым алганда, Русиягә дәүләт иминлеге өлкәсе тауарлары экспорты тыялачак. Сүз авиациядә кулланылучы электрон җиһазлар турында бара. Моннан тыш, "Аэрофлот" ширкәте очышларын тыю һәм ике арада сәүдәне минимумга кадәр кыскарту күз уңында тотыла.

Мәскәү җавап чаралары күрергә әзерләнә.

XS
SM
MD
LG