Гөлфия Ханнанованың әбисе, әнисе чигү чиккән. Бу мавыгу алардан күчкән. Элегрәк ул сөлгеләргә бизәкләр чиксә, хәзер шигырьләр чигү белән мавыга.
"Бу минем чираттагы эшем. Үзебезнең авылдагы шагырьнең "Күңел моңы" китабыннан "Башкорт биюе" шигыре өзекләрен чигәм”, дип күрсәтә ул үз эшен.
Гөлфия ханымның шигырьгә мәхәббәте аның китапханә өлкәсендә эшләвенә бәйле. Ул җирле язучыларны халыкка танытмакчы.
Хаклы ялга чыккач ул күпләп чигә башлый. Тора-бара аның иҗат җимешләре барлыкка килә.
"Моны әтиемнең апасы эшләгән. Аны бүгенге көнгәчә бик кадерләп түрдә генә тоттылар. 70-80 ел узса да ул ничек яхшы сакланган", ди ул чигелгән мендәр күрсәтеп.
Авылдашы Рәшит Назаров иҗаты остабикәнең коллекциясендә төп урын алып тора. Әле ул якташының йорт музеен ачу хыялы белән яна. Талбазы башкорт гимназиясендә моның өчен аерым бүлмә дә бирергә әзерләр. Гөлфия Ханнанова киләчәктә иҗат эшләреннән күргәзмә оештырырга тели.
Элегрәк Азатлык Казан егете, тел белгече Нурислам Сираҗиевның чигү белән мавыгуы турында язган иде. Ул үзлегеннән интернет каналлары аша тамбур, каеп, ука белән чигү кебек ысуллар белән татар бизәкләрен мендәр тышлыкларына, сөлгеләргә, кулъяулыкларга, футболкаларга ясый. Нурислам фикеренчә, татарның чигү осталыгы югалып бара, кулдан ясалган эшләнмәләргә кадер, югары бәя бирү артык сизелми.