Accessibility links

"Әлиф" спектакле Open Look фестивалендә күрсәтеләчәк


"Әлиф"тән күренеш
"Әлиф"тән күренеш

Фестиваль 14-18 август көннәрендә Петербурда уза.

Биш көн дәвамында шәһәрнең төрле сәхнәләрендә – Александр театрының яңа сәхнәсендә, Йосыпов сараеның ишегалдында һәм Брянцев исемендәге Яшь тамашачы театрында - алты ил һәм ун шәһәрдән җыелган 17 спектакльне күреп булачак. Нидерланд, Израил, Британия, Испания, Польшадан килгән әсәрләр белән беррәттән Көньяк Корея, Чили кебек илләрдән дә бию спектакльләре күрсәтеләчәк.

OPEN LOOK 2018 фестиваленең төп темасы – экология һәм үз тамырларыңны онытмау. Бу тема “Әлиф” спектаклендә дә лейтмотив булып бара. "Әлиф"не 15 августта Александр театрының Яңа сәхнәсендә күрсәтәчәкләр.



Open Look халыкара бию фестивале Петербурда уза торган башка фестивальләрдән яңалыкка омтылыуы һәм демократик карашларда торуы белән аерыла. Вадим һәм Наталья Каспаровлар нигез салган фестиваль 20 ел эчендә югалып калмыйча, Мариин театрында уза торган зур бию чаралары, "Дягилев. P.S.", DanceOpen кебек зур фестивальләр белән беррәттән халыкара абруйга һәм шәһәр тарафыннан ярдәм алуга ирешкән.

Апрель аенда актер һәм биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендәге роле өчен "Алтын битлек"кә лаек булды. Русия күләмендә уза торган театраль бәйгедә ул "Балет-заманча бию/ир-ат роле" номинациясендә җиңде. Бүләкләү тантанасында Нурбәк татар телендә чыгыш ясады.

"Рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм", диде ул.

XS
SM
MD
LG