Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубль арзанаю аркасында 15 августтан очкыч билетлары кыйбатлана


Казан халыкара һава аланы (архив фотосы)
Казан халыкара һава аланы (архив фотосы)

Халыкара очышлар башкаручы чит ил һәм Русия авиаширкәтләре билетларының рубль бәясе артачак. Бу Русия валютасының арзанаюы белән бәйле.

Авиабилетларның рубль бәясе Халыкара һава транспорты берлеге (IATA) курсы белән билгеләнә. Әлеге курс атнага бер тапкыр Русия Үзәк банкы курсы нигезендә сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә исәпләнә.

Шулай итеп, әгәр бер атна элек IATA курсына күрә бер доллар 63,5 сум, евро 73,50 сум дип билгеләгән булса, 14 августтан 15 августка каршы төндә ул сизелерлек артачак. Чөнки рубль доллар һәм еврога карата кинәт арзанайды. 14 августта Үзәк банк билгеләгән курска караганда, доллар 68,22 сум, евро - 77,65 сум тәшкил итә. Димәк, халыкара очышларга авиабилетлар бәясе 5-7 процентка артырга мөмкин дип яза "Авиапорт".

9 августта АКШның Русиягә яңа чикләүләр кертүе турындагы хәбәрдән соң валюта базарында рубль бәясе төшә башлады. Моннан тыш, "Сбербанк", ВТБ һәм "Аэрофлот"ның да хиссәләре арзаная.

22 августта АКШ Дәүләт департаменты Британиядә элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауга бәйле Русиягә карата яңа чикләүләр кертәчәге турында белдерде. Аерым алганда, Русиягә дәүләт иминлеге өлкәсе тауарлары экспорты тыялачак. Сүз авиациядә кулланылучы электрон җиһазлар турында бара. Моннан тыш, "Аэрофлот" ширкәте очышларын тыю һәм ике арада сәүдәне минимумга кадәр кыскарту күз уңында тотыла.

Мәскәү җавап чаралары күрергә әзерләнә.

XS
SM
MD
LG