Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финанс табылмаса "Гыйлем" эшчәнлеген туктатырга мөмкин


Проектта волонтер студентлар гына катнашу сәбәпле, 2019 елда берләшмәнең эшчәнлеге туктарга мөмкин. Моны булдырмас өчен "Гыйлем" проект эшчәнлегенә финанслар җәлеп итәргә планлаштыра.

Татар телендә фәнни-популяр язмалар, видеолар әзерләгән, фәнгә багышлаган татарча лекторийлар үткәргән "Гыйлем" берләшмәсенең киләчәге сорау астында. Бу хакта берләшмә социаль челтәрләрдә тараткан хәбәрдә белдерде. Билгеле булганча, "Гыйлем" тулысы белән энтузиастлар проекты булып тора, аны алып баруда мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша.

"Ләкин без үсәбез һәм энтузиазм белән генә эшләп булмаганын аңлыйбыз. 2019 елның августында "Гыйлем" проекты эшен туктатачак. Команданың нигез өлешен тәшкил иткән студентлар укуны тәмамлап, эш эзләргә һәм олылар тормышына кушылырга мәҗбүр булачак", диелә берләшмә белдерүендә. "Гыйлем" эшчәнлеген дәвам итү өчен финанс ярдәм кирәк булуы турында әйтелә.

"Гыйлем"нең баш мөхәррире Айдар Шәйхин Азатлыкка сөйләгәнчә, әлегә берләшмәнең ябылуы турында сүз бармый.

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

"Әле бер ел һичшиксез эшләячәкбез, планнарыбыз да зурдан: видеоблог чыга башлаячак, Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап Giylem журналының махсус санын нәшер итәбез, татар шәхесләренә багышланган интеллектуаль конференция оештырырга җыенабыз. Контент-проектлар да бар: языласы мәкаләләр әле алда", диде ул.

Шул ук вакытта финанс кыенлыклар үзен шактый сиздерә, проектны беркем финансламый. Шәйхин сүзләренчә, 2019 елның августына кадәр финанслар белән тәэмин ителешне тулысынча җайга салып булса, "Гыйлем" оешма буларак эшен дәвам итәчәк.

"Безнең командада бик шәп кадрлар бар, алар бездә вакытларын һәм көчләрен фида итә, ләкин алар башка урыннарда эшләп, яхшы гына акча ала алырлар иде", ди ул.

"Гыйлем" хезмәт хакы түләп эшләүне оештыра алмаган очракта, чаралар үткәрү, сайт яңарту кебек эшләр туктатылачак. Социаль челтәрләрдә вакыт-вакыт язмалар чыгуы дәвам итәргә мөмкин. Эшне туктату вакытын Шәйхин команда белән бәйли: "2019 елның августын сайлау команданың нигезен тәшкил итүче студентлар белән бәйле: алар шушы вакытка бакалавриатта укуны тәмамлаячак", ди ул.

"Гыйлемнең эшен дәвам итү өчен без барын да эшләячәкбез", дип ышандырды Айдар Шәйхин. Ул үзе финанслауның өч төрле чыганагын күрә: язылучыларның краудфандинг ярдәмендә акча җыюлары, эре иганәчеләрнең ярдәме яки "Гыйлем"нең өстәмә эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм максатчан грантлар.

"Гыйлем" берләшмәсе 2014 елның августында Актанышның сәләтле балалар өчен һуманитар гимназия-интернатында барлыкка килгән. Берләшмә интернетта, социаль челтәрләрдә, төрле чараларда актив рәвештә татар телендә фәнни-популяр мәгълүмат тарата.

Проект кысаларында сайт эшләп килә, төрле басмалар, фәнни-популяр видеолар чыгып бара. Моннан тыш берләшмә "Хәлбуки" исемле лекторийларны да оештырып килә.

"Гыйлем" активистлары шулай ук Һарри Поттер турында китапларны да татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG