Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәйдан" каналы: "ТНВга йотыласыбыз килми!"


"Мәйдан" каналы алып баручылары Фәнил Вакказов һәм ИлГәрәй

"Мәйдан" телеканалы хезмәткәрләре республика җитәкчелегенә ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Алар телеканалның ТНВга кушылуына карата борчылу белдерә, "Тәртип FM" радиосы язмышын кабатлыйбыз дип курка.

"Безнең телевидение моңарчы хосусый оешма иде, беркайчан да дәүләт дотацияләрен алмадык. Әмма 2018 елның 18 маеннан башлап "Мәйдан" каналының мажоритар хуҗасы – дәүләт бюджеты өлеше дә кергән ТНВ ширкәте. Татарстанның төп телевидениесе "Мәйдан"га яңа дәрәҗәгә күтәрелергә, үсәргә, уңышлы хезмәт итәргә, телебезне саклау, татар халкының милли сәнгатен җәелдерүдә ярдәм күрсәтер дип өметләндек. Кызганычка, эшләр башкача юнәлеш алды. ТНВның генераль җитәкчесе ​Илшат Әминов "Мәйдан"га нигез салучы Дамир Дәүләтшинга башка вазифа тәкъдим итеп, аның урынына Владимир Матвеевны билгеләде һәм бездә проблемнар башланды", диелә хатта.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев исеменә юлланган хатның күчермәсе Азатлыкта бар.

Айгөл Нәбиуллина: "Тәртип FM" язмышы кабатлана"

"Мәйдан" каналының төп алып баручыларның берсе Фәнил Вакказов эшеннән киткән. Әлеге хәбәрне Азатлыкка каналның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина да раслады.

Айгөл Нәбиуллина
Айгөл Нәбиуллина

​"Фәнил Вәкказовны эштән үз ризалыгы белән китүен сорадылар. Ул инде тавышланып йөрмим диде. Каналны биш хезмәткәр ташлады инде. "Мәйдан"ның җитәкчесе, гамәлгә куючыларның берсе Дамир Дәүләтшинга Әминов генераль продюсер һәм коммерция җитәкчесе вазифалары тәкъдим итте, ләкин Дәүләтшин моның белән ризалашмады. Реклам белән "Болгар" радиосы шөгыльләнәчәк, клиплар, тапшыруларны ТНВ җитештерәчәк, монда эш тә калмый бит", дип сөйләде Айгөл ханым.

Телеканалда эшләүчеләргә 25 сентябрьдән хезмәт хаклары минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә калачак дип белдерү хатлары таратканнар. Ләкин әлегә беркем дә кул куймаган. "Минималь хезмәт хакы – 11 мең сум тирәсе, салымнарын түләгәч 10 мең сумга да тулмый. Бонуслар системы кертәбез диләр. Эш калмагач, нинди бонус булсын инде", ди мөхәррир.

Аның сүзләренчә, хәзер реклам бүлеге бөтенләй буш, ротация юк, яңа тапшырулар да төшерелми, ябыласы булгач, кабатлаулар гына бирелә, ә бурычлар арта гына. "Казан кичләре" проекты да быел булмаячак.

"Баштарак безгә каналны дәүләт алачак, дәүләт ярдәме булачак дип өмет салганнар иде. Без – милли телеканал, рекламны да кечкенә хосусый ширкәтләр генә бирә ала иде. Артистлардан да күп акча алмадык. Өлкән җырчыларны, халык җырларын бушлай бирдек. Бәлки, эшне акчага кора белмәү безнең ялгышлык та булгандыр", дип фикер йөртә Айгөл Нәбиуллина.

Аның сүзләренчә, беренче елларны керем бөтенләй булмаса да, соңрак коллектив үз чыгымнарын каплап бара алган. Ләкин элекке бурычлар калган. "Әминов безне алып нишләтергә уйлыйдыр, аңлап бетерә алмыйбыз. Бөтен эшне ТНВ белән "Болгар" эшләр, ә "Мәйдан"да бер кеше аларны эфирга җыеп кына утырачак дип күз алдына китерәбез. "Мәйдан" эшлиме, эшли", дип әйтәчәкләр. Шулай безне сызып атуларын бик авыр кичерәбез, "Тәртип FM" радиосы язмышы кабатлана", дип уртаклашты баш мөхәррир.

Айгөл ханым үзе дә ТНВ кул астында эшләргә теләмәвен белдерде. Шул ук вакытта ул республика җитәкчелегенә язылган хатларның да ярдәме булмас дип саный. "Миндә өмет юк. Мондый проблемнарның ничек хәл ителгәнен беләбез, ятып калганчы - атып кал, каналны тәлинкәгә салып, майлап биргән ише булмасын дип кенә яздык. Ниләр барганын белеп торсыннар. Ярдәм булыр дип өметләнгән идек, министрлар кабинетына, вице-премьер Ләйлә Фазлыева янына да барган идек", ди Айгөл Нәбиуллина.

Дамир Дәүләтшин: "Көндәшлеккә урын калмаячак"

"Мәйдан" каналының элекке мөдире Дамир Дәүләтшин Азатлыкка татар каналының ТНВ тарафыннан йотылуы милли телеканалның йөзе югалуга китерәчәк дип әйтте. Ул да Рөстәм Миңнехановка хатлар язудан бернинди дә файда юк дигән фикердә.

Дамир Дәүләтшин
Дамир Дәүләтшин

"Бу хәлләр әлеге генә барлыкка килмәде. "Мәйдан" каналын гамәлгә куючыларның берсе – "Туры инвестицияләр фонды" (ТАИФ ширкәтенә карый – ред.). Хиссәләрнең 51 проценты аларныкы иде. Калган өлешнең берсе миндә һәм Эдуард Үтәгәновта иде.

"Мәйдан" 7 ел дәвамында эшләде. Башта бик авыр иде, әмма тора-бара без үзебезне таныта алдык, үз аудиториябез барлыкка килде. Кабель канал буларак төрле төбәкләрдә эшләдек, онлайн режимда интернет сәхифә эшләде. 4 млн аудиорияне колачлый алдык. Минуска эшләмәдек, соңгы елларда азмы-күпме керем дә бар иде. Иң мөһиме – без үзенчәлекле эчтәлекле тапшырулар ясый алдык. Үз йөзебез барлыкка килде. Узган ел инвесторлар каналны сатуга куйды. Аны Башкортстан кешеләре сатып алырга теләде, әмма ТНВ да теләген белдерде. Ахыр чиктә аны ТНВ сатып алды.

Кызганычка, яңа җитәкчелек, тапшырулар ябыла, диде. Бу – аларның карары. Кешеләр китте, минем дә үз эшем бар, анда калырга теләмәдем. ТНВ "Мәйдан"ны үстерүгә бернинди дә акча кертмәячәк. Киресенчә, оптимальләштерү сәясәтен алып барачак. Тәүлек буена татарча клиплар, концертлар әйләндереләчәк, аның өчен бер яки ике кеше җаваплы булачак. Тапшырулар ябылгач, алып баручы, мөхәррирләр дә кирәкми булып чыга. Милли каналлар күп булырга тиеш, аларның үзара көндәш буларак аудитория өчен көрәшеп сыйфатлы эшләве кирәк. Бу милләт өчен файда гына булыр иде. Кызганыч, тагын бер канал юкка чыга, ул эшләр, әмма бер җитәкчелек кулы астында көндәшлеккә урын калмаячак", дип сөйләде Дамир әфәнде.

Илшат Әминов: "Бу - "Мәйдан" хуҗаларының үз карары"

"Мәйдан" каналының "Яңа Гасыр" канаты астына күчүе турында ТНВ башлыгы Илшат Әминов әле май аенда ук әйткән иде. Азатлыкның бу күчүнең сәбәпләре турындагы соравына Әминов, бу - "Мәйдан" хуҗаларының карары, алар безнең белән эшләү җайлырак булыр дип саный, дип аңлаткан иде.

Илшат Әминов: "Мәйдан" хуҗалары ТНВ белән булуны кулайрак күрде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:03 0:00

​Илшат Әминов "Вечерняя Казань" басмасына сөйләвенчә, канал эфирдан китми, әмма коллективның һәр кешесенә карата аерым карар кабул ителәчәк. "Бүген каналны зыянсыз эшләүгә чыгарырга кирәк. Дөрес юл сайланган дип уйлыйм, юрганыңа карап аягыңны сузарга кирәк, ягъни минималь хезмәт хакы дәрәҗәсендә гарантияләнгән хезмәт хакы һәм оешманың табышларына карап процентлар алырга. Бүген "Мәйдан"ның бурычы 24 миллион сум тәшкил итә. Ләкин аны ТНВ бюджетыннан каплату булмаячак. Бу коммерцияле проект, аны бюджеттан финанслау булмый", ди Әминов.

Белешмә. "Мәйдан" телеканалы 2011 елның августыннан эшли башлады. Аны иҗади коллектив һәм ТАИФ ширкәтенә караган "Туры инвестицияләр фонды" (51 процент) гамәлгә куя. Баштарак ул кабель каналында күрсәтелде. Аннары иярчен телеканалы буларак эшли башлады. "Мәйданның" аудиториясе 4 200 000 кешедән артык диелә. Телеканал “Телекарта HD” һәм “Континент” иярчен тәлинкәләре, кабель чыганаклары, мобиль кушымталар аша Русиянең күп төбәгендә һәм 300ләп шәһәрендә күрсәтелә. Моннан тыш, каналның Youtube видеохостингында 39 меңнән артык язылучысы бар, еллык караулар саны 14 миллионга җиткән. Бүгенге көндә "Мәйданның" дүрт меңләп клиптан торган тупланмасы бар.

фикерләр (15)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG