Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Наил Нәбиуллинны полиция бүлегеннән чыгарганнар


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Чәршәмбе иртәнге якта Казанның "Вишневскй" полиция бүлегенә китерелгән "Азатлык" татар яшьләр берлеге лидерларының берсе, активист Наил Нәбиуллин адвокаты килгәч, иреккә чыккан. Активист караклык эше нигезендә шаһит буларак җәлеп ителә.

"Миңа башта Галимова фамилияле дознаватель яный башлады. Имеш, миңа карата чит кеше паспорты белән 30 мең сум һәм 80 мең сум күләмендә кредит алу белән бәйле җинаять эше ачылган, әгәр шуны үз өстемә алып, 110 мең сумны түләсәм, берни дә булмый. Соңрак адвокат Руслан Гарифуллин килде. Җинаять кодексының 159нчы маддәсе (караклык) нигезендә билгесез затларга эш ачылуы ачыкланды. Минем ике телефонны тартып алдылар һәм без киттек", дип сөйләде Нәбиуллин Азатлыкка.

Аның сүзләренчә, банкта кредит алган кешене фотога төшергәннәр. Махсус програм әлеге кешене Наил Нәбиуллин дип таныган. Әлеге вакытта ул шаһит статусында.

Активистны чәршәмбе иртәнге якта Биектауда полиция хезмәткәрләре тоткарлаган һәм Казанның "Вишневский" полиция бүлегенә алып килгән иде.

2017 елның мартында Наил Нәбиуллин ике елга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителде. Мәхкәмә аны такырбашлар оешмасы әгъзасы Сергей Журавлевка карата ялган мәгълүмат бирүдә гаепле дип тапты. Нәбиуллин хөкем карарын канунсыз дип саный.

XS
SM
MD
LG