Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сода җитештерүче яңа корылма төзеләчәк


Стәрлетамактагы Башкорт сода ширкәте
Стәрлетамактагы Башкорт сода ширкәте

Башкортстанның Стәрлетамак районында кальцийланган сода җитештерүче яңа корылма төзергә җыеналар. Төзелеш проекты Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кергән.

Әлеге корылманы төзү 36 млрд сумга төшәчәк һәм анда елына бер миллион тонна сода җитештереләчәк диелә Башкортстанның икътисади үсеш министрлыгы хәбәрендә.

Корылманың инвесторы - "Таурус" ширкәте. Проект 2019-2022 елларда тормышка ашырылырга тиеш. Заводта 700 кешегә эш урыны булдырылачак.

Башкортстан сода компаниясе баш тарткан Гомәр яткылыгы аның өсен чимал булачак. Кытайның ТСС төркеме "Таурус" ширкәте кушыуы белән төзеләчәк ширкәткә икътисади нигезләү үткәргән һәм Гомәр яткылыгындагы чимал сыйфаты ихтыяҗларга тулысынча тап килә дигән нәтиҗәгә килгән.

Шулай итеп, "Таурус"ның яңа инвестиция проектына өстенлекле дигән статус бирелә. Аңа салым ташламалары, аукционсыз җир биләмәсе бирелә, федераль һәм төбәк фондларыннан булышлык итү дә карала. Моңа тиклем Гомәр яткылыгы белән республика башлыгы да барып танышкан иде.

Башкортстанда сода җитештерүче яңа корылма төзеләчәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

Русиядә сода җитештерүче иң эре ширкәт саналган Башкортстан сода комбинаты ябылу алдында тора. Ширкәттә чимал 2022 елга кадәр генә җитә, ә табигый мирас саналган Шихан тауларын республика эшкәртергә рөхсәт бирми. Сода комбинаты җитәкчелеге 4 меңләп хезмәткәрне кыскарту белән дә яный.

Башкортстан активистлары Шихан тауларын яклап төрле чаралар уздыра башлады. Җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр Русия президенты Владимир Путиннан тауларны саклап калуны, сода җитештерү өчен башка урыннар табуны сорап, петиция урнаштырды.

Шушы көннәрдә Башкортстанда Шихан тауларын Сода ширкәтеннән яклап флешмоб та башланды. Активистлар социаль челтәрләрдә аватарларны Башкорт содасы тартмасының почмагына охшаган эмблемага алыштырырга чакыра.

XS
SM
MD
LG