Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: "Мәгариф стандартлары Конституциядән дә өстен була алмый"


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Татарстанның элекке президенты, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Русия президенты Владимир Путинның туган телләрне укыту турында сүзләренә карата фикерен белдерде.

"Ул [Владимир Путин], беренче чиратта Русиянең дәүләт телен кайгыртты. Президент, төбәк җитәкчесе Конституцияләргә һәм уставларга нигезләнеп, халык хокукларын якларга тиеш. Ул дөрес әйткән, илнең дәүләт телен өйрәнү һәм куллануны берничек тә кимсетергә ярамый. Бу аның бурычы. Президент моның турында белдерергә тиеш, аеруча җәмгыятьтә, күпмилләтле илдә сораулар туганда. Шуннан соң күпмилләтле Русиянең туган телләренә ташлана башладылар", дигән Шәймиев "Корстон" күңел ачу үзәгендә узган VII милли һәм төбәк матбугат чаралары форумының пленар утырышында. Дәүләт киңәшчесе сүзләрен "Татар-информ" китерә.

Миңтимер Шәймиев фикеренчә, ана телләрне өйрәнү һәм саклау проблемы һәр халык өчен мөһим мәсьәлә. "Халыкара мөнәсәбәтләр проблемнары турында фикер алышканда кем дә булса телләргә тияр дип башка да килмәде. Туган телендә сөйләшү - һәркемнең тумыштан бирелгән беренчел хокукы. Аның турында фикер алышып торасы да юк", дигән Шәймиев.

Аның сүзләренчә, глобализация процесслары нәтиҗәсендә туган телләр болай да юкка чыга бара, аларны саклауга ярдәм итәргә кирәк.

"Конституциядә ана телләрен үстерүгә ярдәм итәргә кирәк дип язылган. Телләр проблемын тикшереп прокурорлар мәктәпләргә китте, без нинди заманда яшибез соң ул? Күпмилләтле илдә туган телләрне укыту белән болай эшләргә ярамый. Ана телләрен укыту турындагы канун өлгесен әзерләгәндә бу әйберләр исәпкә алынгандыр", дип чыгыш ясаган Шәймиев.

"Канун кабул ителде, ләкин күпсенүчеләр тагын булачак. Дәүләт белем бирү стандартларын Русия һәм төбәкләр Конституцияләреннән яки низамнамәләреннән өстен булырга тиеш түгел. Стандартлар дәрәҗәсендә илнең дәүләт теле һәм аның халыкларының дәүләт теле мәнфәгатьләре исәпкә алынмый икән, бу дөрес сәясәт түгел", дигән Татарстанның дәүләт киңәшчесе.

Күптән түгел Русия президенты Владимир Путин илдә милли телләрне саклауны махсус програм тергезергә кирәк дип белдерде.

"Бик мөһим һәм бик кызыклы. Бик мөһим, чөнки дөньяда ел саен күп телләр юкка чыга. Әдәбият юкка чыга. Бүген, әлбәттә, моны заманча, яңа нигездә тергезергә кирәк", диде Путин Пятигорскида "Машук" яшьләр форумында.

Ә бер ел элек Путин ана теле булмаган телләрне көчләп укыту - ярамаган хәл дип белдергән иде. Әлеге сүзләрдән соң Татарстан һәм башка милли республика мәктәпләрендә күпсанлы прокуратура тикшерүләре башланды, ә Русия думасы депутатлары мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Нәтиҗәдә, Русия президенты мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны имзалады. 14 август ул гамәлгә керде.

XS
SM
MD
LG