Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Европа берлеген Русиягә карата яңа чикләүләр кертергә чакыра


Джереми Һант
Джереми Һант

Британия тышкы эшләр министры Джереми Һант Европа берлеген Русиягә карата яңа чикләүләр кертергә чакыра. Санкцияләрне ул элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальгә һәм аның кызына һөҗүм оештыру өчен кертергә кирәк дип саный.

Һант сүзләренчә, Европа берлеге Скрипальләр эше нигезендә Русиягә чикләүләр кертергә җыенучы Кушма штатларга кушылырга тиеш. Министр әлеге тәкъдиме белән 21 августта Вашингтонда чыгыш ясарга җыена дип яза Reuters.

Һант Скрипальләргә һөҗүм оештырылганнан һәм Кырым аннексиясеннән соң Брюссель Мәскәүгә ныграк басым ясарга һәм халыкара нормаларны үтәүне мәҗбүр итәргә кирәк дип саный.

АКШ Дәүләт департаменты Британиядә элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауга бәйле 22 августта Русиягә карата яңа чикләүләр кертәчәге турында белдерде. Аерым алганда, Русиягә дәүләт иминлеге өлкәсе тауарлары экспорты тыялачак. Сүз авиациядә кулланылучы электрон җиһазлар турында бара. Моннан тыш, "Аэрофлот" ширкәте очышларын тыю һәм ике арада сәүдәне минимумга кадәр киметү күз уңында тотыла.

Русия Сүрия һәм Украина мәсьәләләрендә АКШ мәнфәгатьләренә җавап бирерлек чигенүләргә барса гына, Трамп Кремльгә карата кертелгән чикләүләрне алу-алмауны карарга әзерлеген белдерде. "Моннан башка мин бу мәсьәләләне карап тормыйм", диде АКШ президенты 20 августта.

Март башында Солсберида Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипаль һәм аны кызы Юлия агуланды. Лондон ул һөҗүм артында Кремль тора дип тәкърарлый. Скрипальләрне Совет берлегендә ясалган "Новичок" матдәсе белән агулаганнар диелә. Мәскәү бу гаепләүне кире кага.

XS
SM
MD
LG