21 август Башкортстан мөселманнары да Корбан бәйрәменә керде. Иң төп бәйрәм чарасы Уфаның Лалә-Тюльпан мәчетендә узды. Анда чараны Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин алып барды.
Беренче өлештә Таҗетдин, Русия телевидениесе төшерү сәбәпле, урыс телендә сөйләсә, икенче өлештә татар телендә чыгыш ясады. Ул татарча сөйли башлагач Үзәк Азиядән эшкә килгән гастарбайтерлар мәчеттән чыгып китте.
Бу юлы мөфти җиһад та, АКШка сугыш та игълан итми, “мөгез чыгармый” гына чыгыш ясады.
Бәйрәм тантанасыннан соң ул журналистларга татар телендә фикерләре белән бүлешеп, корбан чалып та Аллаһка якын булырга мөмкин булуын әйтте.
Уфадагы Корбан бәйрәме мизгелләрен безнең фотогалереядән карагыз.
Корбан чалулар Уфадан шактый читтә, Зинино бистәсе янындагы “Кәрван” сәүдә үзәге мәйданында узды. Анда санитар таләпләр бик каты куелды. Мал чалу урынына малларның кайдан китерелүе һәм кемнеке булуы турында документларны тикшереп уздырдылар.
Һәр мәчетнең корбан чалу урынында лаборатория хезмәткәрләре чалынган малның органнарын карап, аның торышын ачыклады. Шикле итләр шунда эшләгән лабораториягә җибәрелде. Мал чалган урында кече һәм бер зур күчмә лаборатория эшләде.
Тикшерүчеләрне җитәкчелек иткән Башкортстан ветеринария лабораториясе җитәкчесе урынбасары Азамат Буканов Азатлыкка бу яңа тәртипләр турында уңай фикерен белдерде. “Мондагы һәр мәчетнең мал чалу урынында санэкспертиза үткәрәбез. Малның үпкәсен, бавырын, эч-карыннарын тикшерәбез. Аз гына шик булса, янәшәдәге күчмә лабораториядә тикшерәбез. Халык чиста, сәламәт корбан итен алсын өчен барсын да эшлибез”, диде ул.
Буканов күчмә зур лаборатория урнашкан автомобиль белән дә таныштырды. Лабораториядә кыска гына вакыт эчендә ДНК, РНК кебек катлаулы анализлар да эшләнә. Лабораториянең бәясе 7,5 миллион сум. Ул узган елдагы Туймазы һәм Бүздәк районнарында булган мал кизүеннән соң алынган.
Корбан чалган урында Башкортстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин да очрады. Ул Азатлыкка фикерләре белән бүлешеп, шулай ук бердәм корбан чалу урынына уңай карашта булуын әйтте: “Монда санитар таләпләр үтәлә, оештыру югары дәрәҗәдә куелган. Ветеринарлар итнең сыйфатлы булуын тикшерә. Мин бу тәртипне хуплыйм һәм барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлыйм!” диде Башкортстан мөфтите Нигъмәтуллин.
Башка елларда һәр мәчет ихатасында казан асып бәйрәм ашлары пешерсәләр, быел бердәм мал чалу урынында “Ихлас” мәчете генә халыкның күңелен күрде. Мәйдандагы иң яхшы оештырылган мал чалу урыны да “Ихлас”ныкы иде. Анда халык һәрвакыт кайнап торды.
“Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм бер генә урында корбан чалуның тискәре яклары да булуын белдерде. “Әлбәттә, мәчетләрдә корбан чалуларга караганда, ветеринар тикшерү монда яхшы оештырылган. Дөрес, без мәчет ихатасында да санитар таләпләрне җиренә җиткереп үтәдек. Башка елларда һәр мәчет ихатасында казан асып пылау пешерә иделәр. Чын-чынлап бәйрәм рухы була иде. Монда исә халыкны корбан тәгаменнән авыз иттерүчеләр без генә булдык. Корбанга китерелгән сарыкларның хакын көйләүдә төрле сатучылар булгач, фикер каршылыклары булды. Җәмәгать транспортын оештыру да тиешле дәрәҗәдә булмаган, күрәсең. Узган ел “Ихлас”та 180 сарык чалган булсак, быел 100 генә булды”, диде Мөхәммәт Галләм.
Чара булган урында Уфага кайтыр өчен машина эзләп йөргән кешеләр дә еш очрады.
Корбан бәйрәмендә очраган Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмаларының берсенең рәисе бу яңа тәртипләр уңаеннан “авырлыклар тудырып, халыкны биздерү түгел микән бу” дип шикләнүен дә әйтте.
Корбан чалуларда дә элек-электән әшнәлек килә. Мәчетләрдәге корбан чалу урыннарына читтән мал кертелми. Мәчетнең имамы рөхсәт иткән “үз” районнарыннан килгән маллар гына сатыла иде. Бу яңа тәртип тә әлеге “әшнәлек традициясен” бозмаган булып чыкты.
Бердәм корбан чалу урыннарындагы һәр мәчетнең үз мәйданында имам рөхсәт иткән “сарыкчылар” гына корбан малларын тәкъдим итә алды. Башка елларда корбан ашыннан авыз итәргә өлкән яшьтәгеләр, хәтта чит милләт вәкилләре дә килә иде. Бу урын башкаладан ерак булу сәбәпле, андыйлар быел килә алмады, бары тик үзләре чалдыручылар һәм мал сатучылар гына килгән иде.