Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы: "Туган тел" фәнен уку мәҗбүри


Русия мәгариф министрлыгының гомум мәгариф өлкәсендәге дәүләт департаменты "Туган тел һәм туган әдәбият" фәне барлык укучылар өчен дә мәҗбүри булачак дип белдерде.

Бу хакта Департамент җитәкчесе Андрей Петровның Азатлыкка җибәргән җавабыннан күренә.

Хатта язылганча, мәгариф министрлыгының 2015 елгы берничә фәрманына ярашлы, федераль белем бирү стандартларында "Туган тел" фәне мөстәкыйль һәм өйрәнү өчен мәҗбүри фән буларак аерып күрсәтелгән. Шулай ук башлангыч, төп һәм урта белем бирүнең федераль стандартларына ярашлы, "Туган тел һәм туган әдәбият" та өйрәнү өчен мәҗбүри диелә.

Ә инде нинди тел өйрәнү мәсьәләсе укучылар һәм аларның ата-аналары карамагында. "Ихтыярилык туган телне өйрәнүдән баш тартуны түгел, ә ана телен сайлау мөмкинлеге бирүне күз уңында тота", дип хәбәр итә мәгариф министрлыгы.

Моңарчы "туган тел" дәресе аерым уку програмнарында гына мәҗбүри булачак дигән хәбәр таралган иде.

Башкортстанда 2018-2019 уку елында укучыларның 63,05 проценты ана теле буларак урыс телен сайлавы билгеле. Башкорт телен балаларның 15,6, татар телен 9,45 проценты сайлаган.

Татарстанда күпме укучының туган тел буларак татар теле сайлавы әлегә билгеле түгел. Беренче мәгълүматларга караганда, күрсәткечләр былтыргы кебек булыр дип көтелә. 2017 елның ноябрендә Татарстанда укучыларның 69,3 проценты туган тел буларак татар телен, 28,9 проценты урыс телен, 1,22 проценты чуаш телен сайлаган. Удмурт, мари, мордва (эрзя, мукшы) телләрен сайлаучылар бер проценттан ким булган.

25 июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. 4 августта аны Русия президенты Владимир Путин имзалады.

XS
SM
MD
LG