Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт хакимияте КПРФка пенсия яшен арттыруга ризасызлык митингына урын бирмәгән


КПРФ активистлары шәһәр хакимиятен мәхкәмәгә бирергә җыена.

Әлмәт шәһәр хакимияте КПРФка Русиядә пенсия яшен арттыруга ризасызлык белдереп 2 сентябрьдә шәһәрдә митинг уздырырга рөхсәт бирмәгән. Коммунистлар сораган урында башка чара узуы белдерелгән, башка урын да тәкъдим ителмәгән. Бу турыда “Idel.Реалии”га КПРФ республика комитетының икенче секретаре Артем Прокофьев белдергән.

Коммунистлар 5 меңгә кадәр кеше катнашындагы митингны Яшьләр үзәге бинасы яки “Нефтьче” мәдәният үзәге каршында уздыруга рөхсәт сораган булган. Хакимият исә 2 сентябрьдә ул урыннарда нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә әзерлек чаралары һәм һөнәри осталык бәйгесе узачагын, җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать чаралары вакытында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү зарурлыгын сылтау итеп митингның анда уза алмаячагын белдергән.

Канун нигезендә хакимият соралган урында уздыру мөмкин булмаган чараларга башка урын тәкъдим итәргә тиеш. Дүшәмбе КПРФның Әлмәт бүлеге шәһәр хакимиятен мәхкәмәгә бирергә җыена.

19 июль Русия думасы пенсия яшен арттыру турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Канун өлгесен бары тик "Бердәм Русия" фиркасе генә хуплады.

Канунга ярашлы, пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза.

XS
SM
MD
LG