Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин пенсия реформасы турында фикерен телемөрәҗәгать аша җиткерәчәк


Русия президенты Владимир Путин пенсия реформасы турында фикерен 29 августта телемөрәҗәгать аша җиткерәчәк. Бу хакта президент сүзчесе Дмитрий Песков хәбәр итте.

28 августта Омски шәһәрендә узган киңәшмәдә Путин пенсия реформасына кагылышлы фикерләрен, бәлки, чәршәмбе җиткерермен дигән иде. Аның сүзләренчә, кабул ителүче карарлар "миллионлаган кешегә кагыла һәм гадел булырга тиеш". Президент бу "үлчәнгән адым" булырга тиеш һәм "миннән соң су басса да була" принцибы белән эшләү ярамый диде.

Владимир Путин якын арада пенсия реформасын йомшарту турында игълан итәргә мөмкин дигән хәбәрләр узган атнада тарала башлады. Кайбер чыганаклар президент хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен 63тән 60ка калдырыр дип фаразлый.

Хәзер каралучы канун өлгесенә ярашлы, пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза. Берничә социология хезмәте Путинның рейтингы төшүен теркәде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG