Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Путин пенсия реформасын йомшарту турында игълан итәргә мөмкин


Русия президенты Владимир Путин август ахырында пенсия реформасын йомшарту турында игълан итәргә мөмкин. Кайбер чыганаклар президент хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен 63тән 60ка калдырыр дип фаразлый.

Бу очракта канун өлгесе гаделрәк булып күренәчәк - ирләргә дә, хатын-кызларга да пенсиягә чыгу яшен тигез яшькә күтәрәчәкләр. Президентның әлеге белдерүе сер булып саклана, реформаны йомшарту русияләр өчен көтелмгәгән вакыйга булырга тиеш дип сөйләгән "Проект" порталына хөкүмәттәге исеме аталмаган чыганак.

Президент идарәсенә якын чыганак Путин бу белдерүне төбәкләргә баргач ясаячак дип хәбәр итә. Аның сүзләрен RTVI каналы китерә. Владимир Путин 9 сентябрьгә билгеләнгән бердәм тавыш бирү көне алдыннан рейтингларны бераз күтәрү өчен төбәкләргә чыгачак диелә.

Якын араларда Русия президенты пенсия реормасын "активрак аңлата башлаячак" дип күптән түгел "Ведомости" да язды.

Элегрәк Путин пенсия реформасы миңа ошамый дип белдергән иде. Ә президент сүзчесе Дмитрий Песков реформаны президент түгел, ә хөкүмәт уздыра диде.

19 июль Русия думасы пенсия яшен арттыру турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Канун өлгесен бары тик "Бердәм Русия" фиркасе генә хуплады.

Канунга ярашлы, пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза. Берничә социология хезмәте Путинның рейтингы төшүен теркәде.

XS
SM
MD
LG