Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram махсус хезмәтләргә кулланучылар турында мәгълүмат тапшырырга ризалашкан


Telegram махсус хезмәтләргә кулланучыларның телефон номерын һәм IP-адресын тапшырырга ризалашты. Моның өчен кулланучының террорчылыкта шикләнелүе турында мәхкәмә карары булырга тиеш.

Telegram мессенджеры үзенең конфиденциальлек сәясәтен үзгәртте һәм, кайбер шартлар үтәлгәндә, кулланучылар турында мәгълүматны тапшырырга ризалашты. Мессенджерның сайтында хәбәр ителүенчә, әгәр мәхкәмә кулланучыны террорчылыкта шикләнелә дип саный икән, Telegram аның телефон номерын һәм IP-адресын тапшыра алачак.

Ширкәттә әлегә кадәр мондый мәгълүматның тапшырылганы булмады дип белдерделәр. Моннан тыш, Telegram бу уңайдан аерым канал ачачак. Биредә ул махсус хезмәтләр белән хезмәттәшлек турында ярты ел саен мәгълүмат биреп барачак.

Telegram-ны мәхкәмәдә яклаучы "Агора" хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков "Код Дурова" сайтына әлеге карар ФСБ эше белән бәйле, әмма хакимиятләр белән сөйләшүләр нәтиҗәсе түгел диде.

16 апрель көнне Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram мессенджерын һәм аның белән бәйле IP-адресларны томалау башланды. Шул исәптән Amazon һәм Google болыт хезмәтләре дә зыян күрде.

Нәтиҗәдә йөзләгән онлайн-сервислар, шул исәптән, интернет кибетләр, курьер хезмәтләре, онлайн уеннар, Microsoft ширкәте хезмәтләре, Viber мессенджеры һәм Одноклассники социаль челтәре эшләми торды. Telegram​ үзе VPN​ сервисын кулланмаган очракта да эшләвен дәвам итә.

Telegram-ны томалау тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан сайтлары да зыян күрүе билгеле булды.

XS
SM
MD
LG