Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия оппозициясе вәкиле Кара-Мурза АКШта Маккейн табутын күтәреп барачак


Владимир Кара-Мурза һәм Джон Маккейн

Русия оппозициясе вәкиле, кече Владимир Кара-Мурза шимбә Вашингтонда Америка сенаторы Джон Маккейнның табутын күтәреп баручылар арасына кергән. Бу Маккейнның теләге булган.

Кара-Мурзадан тыш, сенаторның табутын элекке вице-президент Джон Байден, элекк сенатор-демократ Расс Фейнголд, элекке саклану министры Уильям Коэн, актер Уоррен Битти күтәрәчәк.

"Ачык Русия" рәисе урынбасары һәм Борис Немцов фонды җитәкчесе Кара-Мурза белән Маккейн еш очрашкан. Сенатор аны үзенең дусты дип атый иде, ә Кара-Мурза 2017 елда агуланудан соң дәваланганда Русия президенты Владимир Путин режимын гаепләп, Сенатта аның сәламәтлеге өчен дога кылып чыгыш ясады. Маккейн үлеменнән соң Владимир Кара-Мурза The Washington Post газетасында аны "чын лидер һәм дус" дип атап язма чыгарды.

Politico басмасы Маккейнның әлеге соңгы теләге Русия президенты Владимир Путинга һәм АКШ президенты Дональд Трампка сигнал буларак каралырга мөмкин дип яза. Сенатор Трампны Кремльгә карата "йомшак" булуда гаепләп килде.

Америка сәясәте ветераны Джон Маккейн узган шимбәдә 81 яшендә яман шештән вафат булды.

Сенатор АКШ Конгрессында Русия президенты Владимир Путин сәясәтен иң актив тәнкыйтьләүчеләрнең берсе иде. Ул Русиягә каршы санкцияләрне кырыслатырга, Украинага хәрби ярдәм күрсәтергә чакырды. 2013 елда Маккейн "Русияләр Путиннан яхшыракка лаеклы" дигән мәкаләсен бастырды.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG