Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: ДНР башлыгы Захарченко һәлак булган


Александр Захарченко
Александр Захарченко

31 август кичке якта Донецкида шартлау булган. Медиа ДНР башлыгы Александр Захарченконың һәлак булуы турында хәбәр итә.

Русия тарафлы фетнәчеләр башлыгының үлемен хәрби хәбәрче Семен Пегов һәм Донецки блогеры Александр Жучковский раслады.

Захарченконың үлеме турындагы хәбәрләрне Русия мәгълүмат агентлыклары да таратты.

Шартлау Донецки үзәгендәге "Сепар" ресторанында булган диелә. Ул ДНР башлыгы резидиенциясе янында урнашкан.

Кайбер хәбәрләргә караганда, шартлауда фетнәчеләр лидерларының берсе Александр Тимофеев та яраланган.

ДНРда шартлау оештырган "украин диверсантлары" тоткарланган дип яза "Интерфакс".

Александр Захарченко "Донецки Халык республикасы" (ДНР) җитәкчесе вазифасына 2014 елның ноябрендә кереште. Моңа кадәр октябрь ахырында Украинадан чыгуын белдергән "республика" Мәскәү вакытына күчте, август аенда анда үлем җәзасы кертелде.

XS
SM
MD
LG