Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта сенатор Джон Маккейн белән хушлаштылар


Джон Маккейн
Джон Маккейн

Американың Мэриленд штатындагы Аннаполис шәһәрендә 2 сентябрьдә сенатор Джон Маккейнны соңгы юлга озаттылар. Хушлашуга сенаторның иң якын кешеләре генә чакырылган иде. Президент Дональд Трамп килмәде.

Джон Маккейн Хәрби-диңгез академиясе җирлегендә күмелде. Ул әлеге уку йортын тәмамлаган.

Хәрби офицер-очучы, Вьетнамда биш ел тоткынлыкта булган Маккейнны хәрбиләргә күрсәткән хөрмәт белән җирләделәр.

Хушлашуга аның туганнары һәм якыннары гына чакырылган иде. Алар арасында сенатор Линдси Грэм һәм вазифасыннан киткән генерал Дэвид Петреус булды.

АКШ президенты Дональд Трамп хушлашуга чакырылмады. Ул шулай ук башка матәм чараларында да катнашмады. Маккейн табуты өстендә яңгыраган кайбер чыгышлар Трамп белән бәхәс буларак яңгырады. Шул исәптән элекке президентлар Джордж Буш һәм Барак Обама чыгышлары да. Трамп һәм Маккейн Республикан фиркасе әгъзалары булсалар да, үзара каршылыкта иде.

Америка сәясәте ветераны Джон Маккейн узган шимбә 81 яшендә яман шештән вафат булды.

Сенатор АКШ Конгрессында Русия президенты Владимир Путин сәясәтен иң актив тәнкыйтьләүчеләрнең берсе иде. Ул Русиягә каршы санкцияләрне кырыслатырга, Украинага хәрби ярдәм күрсәтергә чакырды. 2013 елда Маккейн "Русияләр Путиннан яхшыракка лаеклы" дигән мәкаләсен бастырды.

XS
SM
MD
LG