Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда БДБ илләрендәге төрки халыклар әдәбиятлары олимпиадасы узачак


Русия мөселманнары җыены КФУ белән берлектә Русия һәм БДБның төрки халыклары әдәбиятларыннан фестиваль-олимпиада уздыра. Чара Казанда үтәчәк.

Бәйге төрки әдәбиятлар һәм урыс әдәбияты арасындагы бәйләнешләр белән кызыксынучы сәләтле яшьләрне ачыклау максатыннан уздырыла диелә.

"Әдәби элемтәләр эзләү аша укучылар халыкларның, менталитетларның, гореф-гадәтләрнең гасырлар буена килгән бәйләнешләрен күрә алачак. Нәкъ мондый проектлар бердәмлеккә файдалы булачак", дип китерә Интерфакс Русия мөслеманнары җыены рәисе Әлбир Крганов сүзләрен.

10-14 ноябрьдә Казанда узачак олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, Ингушетия, Алтай республикасы, Дагыстан, Төньяк Осетия, Калмыкстан, Кырым, Коми, Карелия, Якутия, Тува, Хакасия, Чуашстан, Удмуртия, Чечня һәм Карачай-Чиркәс республикаларыннан мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша. Моннан тыш, Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Кыргызстаннан да катнашучылар килер дип көтелә.

Күптән түгел киләсе уку елында Русия мәгариф министрлыгы Казан федераль университеты белән берлектә уздырып килгән республикалар дәүләт телләре олимпиадасы оештырылмаячагы билгеле булды.

Бу олимпиада ике тапкыр гына уздырылып калды. Соңгысы быел КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында март ахырында үткәрелде. Анда Русиянең сигез төбәгеннән укучылар катнашты, барысы да милли киемнәрдән чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG