Accessibility links

Кириенко Татарстанны милләтара, динара татулык урыны дип атады


Сергей Кириенко
Сергей Кириенко

5 сентябрь Русия президенты аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Казанга килде. Ул ЮНЕСКО мәдәниятара багланышлар форумы утырышында катнашты.

Җыенга 40 илдән 200 кеше килгән, шуларның 60ы халыкара белгечләр. ЮНЕСКО мөдиренең беренче урынбасары Син Цюй да килде.

Кириенко үз чыгышында Татарстанны мактап кына телгә алды. Ул әлеге җыенны уздырыр өчен республиканың иң яхшы урын булуын әйтте. "Татарстанда төрле тарихи вакыйгалар булды. Соңгы дистә елларда монда тату яшиләр. Төрле милләт, дин вәкилләре яшәгән кайбер урыннарда сугыш бара, ә монда - тынычлык. Күпмилләтле, төрле динле булуыбыз - бу безнең көчебез, зур мөмкинлекләр бирә", диде ул.

Кириенко Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиевкә дә аерым рәхмәт сүзләрен әйтте.

Миңнеханов белән Шәймиев тә үз чиратында Кириенконы бары мактап кына телгә алдылар һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Шәймиев Кириенконы "Яңарыш" фонды эше белән таныштырды. Миңнеханов, татар дини илаһият мирасы дини каршылыкларны җиңәргә ярдәм итә ала диде.

Русия президенты аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенконы кайбер белгечләр соңгы вакытта республикаларның дәүләтчелегенә барган һөҗүмнәр артында торучы дип саный. Узган ел ул Казан белән Мәскәү арасындагы шартнамәне озайтуга каршы чыккан иде. Милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру артында да кайбер белгечләр нәкъ менә ул тора дип саный.

ЮНЕСКОның мәдәниятара багланышлар форумы Казанда 4-7 сентябрь уза. Халыкара белгечләр дөнья мирасын саклау, төрле мәдәниятләрнең дустанә яшәве хакында сөйләшә. Алар Зөя утравында археология агачы музеен ачуда катнашачак, Болгарны зиярәт итәчәк.

XS
SM
MD
LG