Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Русия патриотлары" пенсия реформасына каршы җыен уздырды


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Каршылык чарасында чыгыш ясаучы НОД - милли-азатлык хәрәкәте вәкилләре илдәге бар проблемнарда Американы гаепләде.

5 сентябрь Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйданда урам җыены узды. Чараны "Русия патриотлары" фиркасенең республика бүлекчәсе уздырды. Анда меңгә якын кеше катнашыр дип көтелсә дә, чынлыкта урам җыенына килүчеләр 200дән артмады. Күпчелекне яшьләр тәшкил итте. Азатлык хәбәрчесенә алар үзләренең Башкортстанның икътисад-хокук көллиятеннән мәҗбүри катнашуларын әйттеләр. Кулларда "Патриотлар бушлай белем алу яклы!", "Патриотлар бушлай медицина яклы!", "Патриотлар лаеклы тормыш яклы!", "Яшьне түгел, ә пенсияне арттырырга","Автогеноцидны туктатырга!","Халыкны талауны туктатыгыз!" кебек шигарләрне күрергә була иде. Чарадагы төп чыгышны "Русия патриотлары" фиркасенең республика бүлекчәсе җитәкчесе, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов ясады.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

"Без пенсияләрне арттыру яклы, чөнки бу пенсияләр Русия өчен хурлык. Бай ил халкына шундый мөгамәләдә булырга тиеш түгел. Хөкүмәт бик җиңел юл тапкан: пенсиягә чыгу яшен күтәреп пенсионерлар санын киметергә һәм шуның белән пенсия түләү өчен акчага ия булырга. Без яңа эш урыннары булдыру, хезмәт хакларын күтәрү юлы белән пенсияләрне арттыруны тәкъдим итәбез.

Яңа тәртип буенча ир-атлар 65 яшьтә хаклы ялга чыгачак. Әгәр ул 20 яшьтән эшли башлый икән, димәк 65кә кадәр 40-45 ел эшли булып чыга. Шул чорда һәр ай саен 7-8 мең сумын пенсия фондына күчереп бара. Гаиләсе ай саен шул кадәр акчаны югалта. Башкортстанда ирләрнең уртача гомер озынлыгы 64 яшь икәнен искә алганда, күпчелек пенсия яшенә җитә алмый булып чыга. Ә аның гомер буе җыелган акчасы кала. Без аның фондка җыелган бу акчасын гаиләсенә бирелүен канунлаштыру тәкъдиме белән чыгачакбыз", диде Заһир Хәкимов. Ул чыгышында 9 сентябрь узачак сайлауларда катнашырга һәм "Русия патриотлары" өчен тавыш бирергә чакырды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Икенче чыгыш ясаучы – Вячеслав Якин алданган торак алучылар проблемнарына, аларга ярдәм итү өчен кануннар булмауга тукталды. Ул шулай ук коммуналь түләүләрнең ачык булмавына, авылларда мәктәпләр, хастаханәләр ябылуга борчылу белдерде.

Чарада НОД, ягъни милли-азатлык хәрәкәте вәкилләре дә чыгыш ясады. Бу хәрәкәттән чыгыш ясаган өч ир-ат НОД һәм Донецк республикасы байракларын күтәреп чыктылар. Алар пенсия реформасына да, илдәге көрчеккә дә Американың гаепле булуы турында сөйләделәр.

НОДның Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Дмитрий Молев:

Дмитрий Молев
Дмитрий Молев

"Кемдер бензинга бәяләр югары булуга, кемдер пенсия яшен күтәрүгә борчыла. Ә иң куркынычы шул – без колониягә әйләндек, илне югалттык. Ул туксанынчы елларда Русиянең Халыкара валюта фондына керүеннән башланды. Безнең ил бәйлегә әйләнде, халыкара кануннар кысасына керде. Чынлыкта бу безне юкка чыгарырга, бүлгәләргә, табигать байлыкларына хуҗа булырга юнәлдерелгән", диде Дмитрий Молев. Ул шулай ук ДНР башлыгы Александр Захарченконы искә алды.

НОДтан чыгыш ясаучы – Марк Сәгадәтов та бар гаепне Америка өстенә өйде:

Марк Сәгадәтов
Марк Сәгадәтов

"Мин Донбасска берничә тапкыр һуманитар ярдәм илтүдә катнаштым. Анда ике төрле дөнья, ике чынбарлык күрдем. Аларның берсе – үз ватанын саклаучылар, кулга корал алучылар булса, икенчеләр – кока-кола эчүчеләр, дискотекаларга йөрүчеләр.

Дошман илне таркатты, бүген яшьләрнең карашларын үз ягына аудара. 1991 елдан без колониягә әйләндек. Дөрес, Уфада Америка танклары юк. Ләкин без тулысынча Халыкара валюта фондына бәйле. Аның баш фатиры Американың Колумбия штатында урнашкан. Без аларга бәйлелектән чыгып, үз кануннарыбыз буенча яшәргә тиеш", диде Марк Сәгадәтов.

НОД вәкилләре
НОД вәкилләре

НОДтан чыгыш ясаучы өч кеше дә илдәге көрчеккә Американы гаепләде. Пенсияләрнең аз булуы, пенсия яшен озынайтуның да халыкара кануннарга карап эшләнүе нәтиҗәсендә дип аңлаттылар. Бар гаепне АКШка өйделәр.

​Чарадагы чыгышлар җырлар белән үрелеп барды. Урыс җырлары белән беррәттән татар җырларын да башкардылар. "Русия патриотлары" фиркасе бүлекчәсе башы Заһир Хәкимовның Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе булуы аркасында татар җырлары да яңгырады. Чарада Гүзәл Асылбаева һәм Руслан Зөлкарнәев татарча җырлар башкарды.

Руслан Зөлкарнәев җырлый
Руслан Зөлкарнәев җырлый

Чарада башка чыгыш ясаучылар, башлыча, патриотлык турында сөйләделәр. Урам җыенының көн тәртибе – пенсия реформасы Заһир Хәкимовның чыгышыннан башка яңгырамады. Пенсия реформасына каршы кискен итеп "Юк!" дип әйтү дә булмады. Чара бик зәгыйфь узды. Мәҗбүр итеп китерелгән көллият студентлары чара тизрәк бетүен көтте, аларның укытучылары резолюция кабул итүгә кадәр чыдарга кушты. Таләпләр булмаган шома резолюцияне кабул иткәннән соң яшьләр таралу ягын карады. Чарада "Русия патриотлары"ның халык мәнфәгатен яклавы тоелмады. Иң төп басым сайлауларга чакыру һәм үзләре өчен тавыш бирергә өндәү булды.

XS
SM
MD
LG