Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фестивальгә туп кына җитми"


Фестивальне ябу тантанасы

Казанда XIV халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Ул ни дәрәҗәдә уңышлы булды? Азатлык белгечләр фикерен белеште.

XIV халыкара мөселман киносы фестиваленең 12 жюри әгъзасына урыннарны билгеләр өчен 14 сәгать фикер алышырга туры килгән. Шулкадәр киңәшләшкәннән соң иң яхшы режиссер эше номинациясендә төп бүләкне "Мулла" фильмына бирергә булганнар. Гран-при Әдилхан Ержановның "Ласковое безразличие мира" фильмына бирелде. Моңа кадәр бу фильм Канн фестивалендә җиңү яулап кайткан иде, аның операторы – татар егете Айдар Шәрипов.

Казанда XIV халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:27 0:00

Димәк, татар киносы өчен фестиваль уңышсыз булмады. Чара үзе үсештәме соң, әллә туктап калдымы? Ни өчен фестивальгә халык бик аз йөрде? Азатлык шул сорауларга җавап эзләде.

Драматург Мансур Гыйләҗев тамашачының аз йөрүе фестиваль үсеше күрсәткече була алмый дигән фикердә:

Мансур Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев

– Фестивальнең уңышы үткәрү урыны белән берничек тә бәйләнмәгән. Кайда уздырсаң да, аның нәтиҗәсе фильмнардан, аның сыйфатыннан тора. Әйтик, без быел Астанада узган Евразия фестиваленә бардык. Безнең фестиваль андагыдан бер дә ким түгел. Кайбер мәсьәләләрдә, бәлкем, алгарак та киткәнбез әле. Фильмнарга килсәк, бездә алар шулкадәр күп төшерелә ки, мин хәтта бөтенесенә барырга да өлгермәдем. Саны да артты, сыйфаты күтәрелде, жанрлар да күбәйде. Без хәзер тарихи жанрда да эшләдек, комедия дә бар, документаль фильм өлкәсендә исә элек-электән көчлебез. Баштагы елларда еш кына, бармы милли фильм, дип сорыйлар иде. Хәзер бу сорау - иң зур мәгънәсезлек. Тамашачының аз йөрүен мин интернет белән аңлатыр идем. Хәзер фильмнарны кинотеатрларга барып карамыйлар, бик җайлы яшиләр. Әмма фестиваль белән кызыксыну кимеде дип әйтә алмыйм. Яшьләр арткан, элек күбесенчә әбиләр йөри иде.

Режиссер Илшат Рәхимбай фикеренчә, фестивальдә бар да бар, туп кына җитми:

Илшат Рәхимбай
Илшат Рәхимбай

– Фестивальнең хәрәкәте бар, ул үсештә. Фильмнарның сыйфаты югары. Канн фестивалендә булган фильмнарны без биредә дә күрә алабыз. Бу да үсеш бит инде. Кыскасы, бар да бар, тик туп җитми. Чөнки 22 егетнең туп артыннан чабып йөргәнен бөтен дөнья карый, ә менә йөзләп кешенең интеллектуаль көче белән оештырылган мәдәни чарага шуның кадәр кеше җыелмый. Бу, әлбәттә, халыкның үсеш дәрәҗәсен дә күрсәтә. Миңа калса, фестивальне бертуктаусыз рекламларга кирәк. Маркетинг ягыннан да чыгым түгү җитми. Кичке сеансларда бик аз кеше булуы ул нәкъ реклама булмауны күрсәтә.

Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягьфәров фикеренчә, тамашачыга урын алмаштыру да тәэсир иткән булырга мөмкин:

Илдар Ягьфәров
Илдар Ягьфәров

– Фестиваль күптән аягында нык басып тора. 14нче фестивальдә милли фильмнарның күп булуы сөендерә. Монда элек кино төшергән оста эшләре генә түгел, яшьләрнең иҗаты да шактый. Ләкин фестиваль фестиваль белән, ул үтәр дә китәр, аннан соң безне ни көтә? Бу сорауга уңай җавап булсын өчен кыска метражлы, тулы метражлы киноларга ярдәм итүне күз уңында тоткан милли дәүләт програмы булу кирәк. Кино бер өзлексез әзерләнергә тиеш. Бер-ике елга гына тукталып калу да үсештә зур тоткарлык барлыкка китерә. Безнең милли кино үсүгә дә, ярдәмгә дә лаек. Чөнки эшләребез кайда катнашсаң да, билгеләп үтелә. "Мулла" Оренбурда иң яхшы фильм булып танылды. "Байгал" "Киношок" фестивалендә махсус бүләк алды. Ләкин бу фильмнар артында яңалары торырга тиеш, тукталырга ярамый һич тә.

Тамашачыга килсәк, бу сорауга мин җавап бирә алмыйм, киңәш кенә бирә алам. Миңа калса, урын алмаштыру да тәэсир итми калмагандыр. Безгә күп фестивальләрдә йөрергә туры килә һәм алар һәрвакыт бер урында уза. Даимилек - ул җирдә кино рухын барлыкка китерә, ул исә тамашачыны үзенә тартып тора. Урын алмаша икән, аңа тамашачы ияләшсен өчен вакыт кирәк булачак. Әгәр безнең тамашачы Бауман урамына күнеккән икән инде, бәлкем шунда үткәрү кирәк булгандыр да. Мәскәү фестивален алыйк: 50 ел буе бара, урыны, музыкасы, логотибы бер үк. Кабатлап әйтәм, мондый зур чараларга даимилек кирәк. 15нче фестивальдә боларның барысы да исәпкә алыныр, бар да яхшы булыр.

Тамашачылар
Тамашачылар

Ябылу тантанасы да урынын үзгәртте. Ул "Пирамида" күңел ачу үзәгеннән "Ривьера" күңел ачу үзәгенең "Эрмитаж" концерт-холлына күчте. Күпчелек тамашачы бәйгедә катнашкан фильмнарның иҗат төркемнәреннән гыйбарәт булганлыктан, кичәдә алкышлар бик саран булды. Иҗат кешесе иҗат кешесенә кул чапмый инде ул.

Кичәдә дин әһелләре дә шактый күренде. "Иман нуры" мәчете имам-хатыйбы Нияз Закиров мөселманнар йөрерлек чаралар бик аз ди, шуңа алар бирегә шатланып, гаиләсе белән килгәннәр. Ул: "Мөселман кинофестивале булгач, ислам диненә якынрак булсын иде. Төрле фестивальләр бар, ә исемендә мөселман сүзе булгач, мөфти, казый хәзрәтләре белән киңәшләшеп эшләсәләр, тагын да күркәмрәк булыр", дигән теләген дә җиткерде. Фестивальнең эчтәлегеннән тайпылган фильм бар идеме дигән сорауга хәзрәт җавап бирмәде.

Баштагы елларда алып баручы ханымнар ислам кануннары таләп иткәнчә киенеп чыга иде. Быел заманчалыкка өстенлек бирелгән. Тамашаны актер Камил Ларин, Камал театры артисты Гүзәл Сибгатуллина, актер Александр Санчес алып барды. Концерт номерларына, ачылыштан аермалы буларак, чит ил кунаклары чыгышлары да кертелгән иде. Ләкин аларның исемнәре игълан ителмәде.

Быел кино өлкәсендә уңыш сизелерлек. Киләсе елда да шулай ук булырмы? Киров өлкәсе диния нәзарәте мөфтие Зөфәр Галиуллин, үз киностудиябез булса, үсеш булыр иде дигән фикердә:

Зөфәр Галиуллин
Зөфәр Галиуллин

– Фестиваль асылыннан тайпылмады, аның үз юлы бар, ул шул эзеннән бара. Ә инде асылыннан тайпылмас өчен без эшләргә тиеш. Кемнәрдер нәрсәдер эшләгәнне көтеп торырга тиеш түгел. Фестивальнең үсеше булырга тиеш. Татарстанда кинофестиваль бар, елдан-ел фильмнар саны арта, башка илләр күбрәк катнаша, бөтен дөньяда Казан белән кызыксыну уяна. Ләкин Татарстанның үзенең киностудиясе дә булса, кино сәнгатенең ныклы нигезе барлыкка килер иде. Башка кешеләр эшләгән киноны карап кына үзебезне күрсәтә алмыйбыз. Безгә татарны каралтып күрсәтә торган "Орда" ише киноларга көндәш булырлык, тарихыбызны бозмаган киноларның булуы кирәк. Үз милләтебезне күрсәтеп, башка илләрне дә рухи яктан баета алсак, фестивальнең үсеше турында сөйләшә алыр идек.

Зөфәр Галиуллин фестивальдә авыр, проблемлы киноларның күп булуына игътибар иткән. Кызыклы, җанга рәхәтлек бирә торган фильмнар аз, ди ул. Ул үзе төрек режиссеры төшергән "Әүлия Чәләбинең Казанга сәяхәте" фильмында катнашкан. Ул бәйгедән тыш күрсәтелгән фильмнарның берсе иде.

Иң зур номинация "Милли бәйге" дип аталды. Әлеге бәйгедә иң яхшы документаль милли фильм булып Алеша (ул ачылышта битлек киеп йөрде, ябылышта бөтенләй күренмәде) төшергән "Ни өчен моны эшлим" фильмы танылды. Балалар өчен иң яхшы милли фильмны Елена Ермолина ("Гөлнәзек – Диюне җиңүче") төшергәне ачыкланды. Кыска метражлы иң яхшы фильм – Влада Васильеваның "Эш мизгеле". Иң яхшы милли фильм – Галина Долматовскияның "Чистай. Кече шәһәр тормышыннан".

"Мулла" фильмын бүләкләү
"Мулла" фильмын бүләкләү

Милли бәйге номинациясеннән соң төп өлеш башланды. Даими тамашачы төп көндәшләрнең "Мулла" (Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров, Татарстан) "Ят түгел" (режиссер, халык артисты Вера Глаголеваның соңгы эше) һәм "Гөлнеза" (Саттар Шамани Гол, Иран) икәнлегенә төшенгән иде инде. Һәм һәрберсе берничә бүләккә лаек булды. "Мулла" иң яхшы режиссер эше дип билгеләнүдән тыш, Татарстан президентының кино сәнгатендә һуманизм өчен бирелә торган махсус бүләкне алды. Соңгысына акчалата бүләк тә өстәп бирелде. "Гөлнеза" иң яхшы оператор эше, иң яхшы режиссер эше номинацияләрендә җиңде. "Ят түгел" – иң яхшы хатын-кыз роле өчен (Лилия Волкова) һәм жюриның махсус бүләген алды. Фестивальдә барлыгы 19 сын тапшырылды.

Әлбәттә, ябылу тантанасында да традициягә тугры калып, беренче елларны искә алдылар. Ул чакта кинематографлар берлеген җитәкләгән Зөфәр Бохараев: "Башланганда кунакханә дә юк иде, кунакларны пристаньда туктап торган теплоходларга урнаштырдык", дип искә алды. Татарстан ягыннан жюри әгъзасы Зилә Вәлиева, ул чакта үзебезнекеләрдән кызыл келәмнән узучылар да берничә генә иде, диде:

– Беренче кинофестивальдә кызыл келәмнән Татарстан киносы исеменнән нибары өч кеше узды. Болар – режиссер Илдар Ягъфәров һәм улы белән Фәрит Бикчәнтәев. Алар "Күктау" киносын тәкъдим иттеләр. Ә хәзер без дистәдән артык фильм белән мактанабыз һәм мин үземне бу мизгелдә бәхетле тоям. Менә шуның өчен генә дә әлеге кино бәйрәмен оештырырга кирәк иде.

Фестиваль тәмамланды. Режиссерлар канәгатьсезлек белдерми. Жюри һәр номинациядә икешәр җиңүче булдырып, күпчелек фильмны билгеләп үтәргә тырышкан. Ә инде футбол чемпионаты җанатарлары кадәр булмаса да, зал тутырып йөрерлек тамашачы җыяр өчен 15нче кинофестиваль турында бүгеннән сөйли башларга кирәк. Режиссер Марсель Мәхмүтов шул фикердә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG