Ачылыш тантанасы, һәрвакыттагыча, "Пирамида" күңел ачу үзәгендә булды. Чара милли рухны чагылдырырга тырышты. Монда дини эчтәлектәге җырлар, классик әсәрләр башкарылды. Татарстан җыр һәм бию ансамбле, Идрис Газиев чыгышларын чит ил кунаклары бигрәк тә җылы кабул итте. Ә менә бәйгегә үткән киноларны тәкъдим итү урыс һәм инглиз телләрендә генә барды. Элек ул татар телендә дә була иде. Аның каравы актер Марат Бәшәров татарча чыгыш ясавы белән истә калды. Чыгышы шома түгел, шулай да актер узган елны әйткән "татарча сөйләргә өйрәнәм" дигән вәгъдәсен үтәде.
Тантаналы өлештән соң фестивальне ача торган фильм күрсәтелде. Элек ачылыш тантанасында төп фильмны күрсәтүләрен сорыйлар иде, әмма бу эшләнми иде. Быел, ниһаять, тормышка ашты. Фестиваль Чыңгыз Айтматовка багышланган "Саякбай. XX гасыр гомере" фильмы (Кыргызстан, Татарстан) белән ачылды. Фильмның иҗат төркеме язучының әнисе Нәгыймә ханым турында сөйләде. Аның сүзенә күрә, Чыңгыз аксакал Саякбайдан фатиха ала, шуннан аның иҗаты дөньякүләм таныла. Фильм Саякбай белән Чыңгызның очрашуы турында.
Тантананы Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин һәм махсус кунак Наталия Громушкина алып барды. Соңгысы мөселман киносы фестивале үзенчәлекләрен тантана ахырында гына аңлады. Бу вакытта ул кунакларны кычкырып түгел, тыныч кына игълан итә башлады.
Тантаналы чарага кадәр Азатлык режиссерларга иҗат иреге турында сорау бирде. Мисалга Сенцов, Серебренниковны алып, эшегез куркыныч түгелме, дип сорады. Ләкин режиссерлар "аларның кем икәнен белмибез", диделәр. Венеция кинофестивалендә Русия режиссеры Виктор Косаковский Олег Сенцовны искә алган иде. Казан кинофестивалендә йөз көннән артык ач торган Сенцовны белмиләр булып чыкты. Америкадан "Сугыш кыры" ("Поле битвы") фильмы иҗат төркеме вәкиле Амина Жаман да шул исәптән. Ул иҗат иреге бәйсез кинода дип исәпли:
– Иҗат иреге бәйсез кинода, бәйсез спектакльдә була. Чөнки кеше аны үз акчасына куя, шуңа күрә беркем дә ничек төшерергә, кайда эшләргә, кемнәрне сайларга икәнен әйтеп тормый, басым ясамый. Фильмны сәнгать хакына, зур максатлар хакына төшерәсең икән, син иҗатыңда ирекле дигән сүз. Әгәр инде заказ икән, дәүләтнекеме, яисә аерым бер шәхеснекеме, димәк, синең өстеңдә хуҗа бар. Америкада бу – еш кына продюсер. Ул сценарийның көченә ышана һәм режиссер бу очракта башкаручы булып кала. Фильм дәүләт акчасына төшерелә икән, әйтик, Татаркино заказы белән, минемчә, андый фильмнарда милли традицияләр чагылырга, шул рәвешле милли кинематограф үсәргә тиеш. Ләкин бу социаль проблемнарга күз йому дигән сүз түгел. Милләт язмышына тәэсир иткән һәр мәсьәләнең фильмда чагылырга хакы бар.
Бөтен нәрсәне чагылдырып була. Билдән түбән тәгәрәмәскә генә кирәк.
Мин матур, шул ук вакытта социаль мәсьәләләрне колачлаган кинематограф яклы. Сугышның фаҗигасен аңлар өчен аның бөтен вәхшәтен күрсәтмәскә дә мөмкин дип уйлыйм. Безнең "Сугыш кыры" дигән фильм шундый. Анда Гыйрак таксистына американ утыра. Икесенең дә гаиләсендә сугыш коточкыч эз калдырган. Гыйраклының баласы үлгән булса, американга, сугыштан соң акылына зыян килгәнлектән, баласы белән күрешергә ярамый. Ике халык, ике милләт очраша һәм сугышта җиңүчеләр булмавы ачыклана. Менә бу мисал да картина режиссерының иҗади яктан ирекле булуы турында сөйли. Ул аны күңеле кушканга, үз акчасына төшергән. Мин яшь режиссерларның үзләренә генә ышануларын теләр идем. Кемгәдер өмет итеп вакытыгызны әрәм итмәгез һәм үзегезне чикләмәгез.
Кытай режиссеры Ли Сяочуан да иҗатта чикләүләр була алмый ди. Ул Кытайда яшәүче татарлар турында бик белмәвен дә әйтте:
– Кытайда темаларга чикләүләр юк диярлек. Режиссерлар үзләрен нәрсә борчый, шул темага алына. Мин өлкән кешеләрнең тормышын яктырттым. Ул нинди: катлаулымы, бертөрлеме, картлыкта кешене ни көтә? Мөгаен бу иң популяр темаларның берседер. Ләкин тыелган темалар да бар. Бу кытай традицияләре буенча шулай. Әйтик, бер үк җенестәге кешеләрнең мәхәббәте. Бу хакта азрак фильмнар да бар, ләкин җәмәгатьчелек андый картиналарны кабул итми. Кытайда 56 милләт вәкиле яши. Алар арасында иң зурысы – кытайлар. Татарлар бик аз санда. Чынлыкта төрле милләтләрне бүлгәләү юк. Барысына да караш бертөрле.
Чынбарлыкта Кытайда милли азчылыкларга, шул исәптән татарларга карата мөнәсәбәт шәптән түгел. Синҗан төбәгендәге соңгы вакыйгалар турында Азатлык тәфсилләп язган иде.
Һиндстан режиссеры Джетла Сидхарда әйтүенчә, Һиндстанда кино индустриясе ирекле:
– Без үзебез теләгән темаларга кино төшерәбез. Ләкин чикләүләр дә бар. Бу мөселман киносына бәйле. Монда уйламаган җирдән проблемнар килеп чыгарга мөмкин. Мин үзем "Мәхәббәт һәм Шукла" фильмы директоры. Бу – утыз яшьлек таксист турында. Шушы яшенә җитеп, өйләнгән булуына карамастан, ул сексның нәрсә икәнен белми. Чөнки әти-әнисе, апа-сеңелләре белән бер бүлмәдә яши. Бу фильмда күрсәтелгән проблем, кызганыч, Һиндстанга хас.
Беренче тапкыр гына килгәч, татар фильмнарын әлегә карамадым. Әмма музыкасына гашыйк булдым. Ә ризыклары безнең ризыкка якын икән.
Кыргызстанның Чыңгыз Айтматов исемендәге фонды вице-президенты Ассоль Молдокматова кинематограф берләшкәндә берни куркыныч түгел ди:
– Кыргыз кинематографы элек-электән XX гасырның могҗизасы саналды. Ләкин бу брендны тотрыклы рәвештә саклап калу авыр булды. Бигрәк тә үзгәртеп кору елларында. Бу елларда кинематограф уңышсызлык кичерергә мәҗбүр булды. Бүген исә Кыргызстанның өч кинофестивале бар. Аның берсе Лос-Анджелеста уза, икенчесе Азия илләрен берләштерә, өченчесе исә кыска метражлы фильмнар фестивале. Мин Кыргызстан кыска метражлы фильмнар иле дип тә әйтер идем. Режиссерлар берләшеп берничә максатны гамәлгә ашыра. Беренчесе – сан ягыннан калышмау, икенчесе – илне дөньякүләм кино мәйданнарында таныту һәм иң мөһиме – сыйфатлы фильмнар җитештерү. Режиссерларга тема ягыннан чикләү юк. Кыргыз киносы – мөстәкыйль кино. Монда Чыңгыз Айтматов исемен телгә алу да җитә. Аның әсәрләре буенча гына да берничә дистә фильм барлыкка килде.
Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантанада "кинофестивальнең абруе арта" диде:
– Мин бу залда беренче тапкыр гына түгел, һәр яңа очрашуга бик шатмын. Бу бит мөселман киносының яңа үсеше дигән сүз. Ел саен фестивальдә катнашучылар да, тамашачылар да арта. Ул үз позициясен Русиядә генә түгел, дөньяда да ныгыта. Шунысы сөендерә, бер тапкыр килгән кинематографистлар Казанга кабат әйләнеп кайта, ә бу, фестивальнең абруе үсә дигән сүз.
Бүген ЮНЕСКОның мәдәниятара аралашуга багышланган халыкара форумы да башланып ките. Бу исә Татарстан төрле мәдәниятләрне тартып торучы үзәк дигән сүз. Безнең фестивальнең асылы – гомумкешелек, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, югары сыйфатлы кино үсешен тәэмин итү.
Ул чараның географиясе үсүенә дә тукталды, киноның сыйфаты үзгәрүен дә телгә алды. Мөхәммәтшин әйтүенчә, беренче фестивальгә 2005 елда 12 илдән 40 кино кабул ителсә, хәзер 56 илдән 967 гариза кабул ителгән. Ул Татарстан президенты котлавын да җиткерде.
Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев сәхнәгә ЮНЕСКОның элекке җитәкчесе, Болгарстан сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Ирина Бокова белән күтәрелде:
– Мин инде хәзер берүзем генә йөри алмыйм. Мирасыбызны мәңгеләштерү юнәлешендә эшләгән елларда ЮНЕСКО җитәкчесе Ирина Бокова белән таныштык. Ул фестивальнең ачылышында да катнашасы килүен әйтте.
Ирина Бокова исә Казанның мәдәниятара аралашу үзәгенә әверелүе табигый дип белдерде:
– Элек борынгы Татарстан белән танышсам, бүген мин заманча Татарстан белән танышам. Кино фестивале - аралашу өчен менә дигән мәйдан. Ә 14 ел узуы аның уңышына ишарә. Миңа Казанның мәдәниятара аралашу үзәгенә әйләнүе табигый тоела.
Миңтимер Шәймиев фестивальнең ничек башланып китүен искә алды:
– Ничек килеп чыкты бу? Шул елларда Каннда Русия күргәзмәсе булды. Анда Татарстан да катнашты. Шунда кинофестивальләр уза торган сарайларны карап йөрдем дә, Канн кинофестивале бар икән, ник Казан фестивале булмаска тиеш дип уйладым. Мөселман дөньясы катлаулы. Анда аңлашылмаган мәсьәләләр шактый. Менә шуларны яман кешеләр оста файдалана һәм каршылыклар китереп чыгарырга омтыла. Безгә исә аңлашу, аралашу кыйммәт. Кинофестиваль әнә шуңа омтылышларның берсе ул.
Кинофестивальне ачык дип игълан иткән мөфти Равил Гайнетдин дә башлану тарихын искә алды һәм кинофестивальне җитди адым дип бәяләде:
– Фестивальләр күп, халыкара мөселман киносы – бердәнбер. Дөньяда негатив күп. Мөселманнарны да яхшы яктан гына күрсәтмиләр. Без ислам – яхшылык, тынычлык дине дибез. Шуңа күрә ислам рухын сәнгати яктан күрсәтергә булдык. Аның ачык, толерант булуын күрсәттек. Без ышанычлы аралашу кордык. Ышаныч булганда, тынычлык та була.
Быелгы фестивальнең берничә яңалыгы бар. Тамашачы аларны бердәй сөенеп кабул итмәде. Фестиваль үз эченә берничә форумны сыйдырган. Аларда кинога бәйге проблемнар сөйләшенер, яшь режиссер эшләре белән танышу булыр дип фаразлана. Бусы – сөенечле хәл булса, фестивальнең урыны үзгәрү тамашачыда ризасызлык тудырды. Бәйгегә кергән киноларны хәзер Казанның Бауман урамындагы "Родина" кинотеатрында түгел, "Ривьера" күңел ачу үзәгендәге кинотеатрда карыйсы. Фестивальнең даими тамашачысы Әлмирә Әдиәтуллина моңа канәгать түгел:
– Фестивальдән милли кинога бик күп мөмкинлекләр ачылуын көтәм. Ул – Казаныбызның төп вакыйгасы. Шуңа күрә аның Казан үзәгеннән читкә күчерелүен авыр кабул иттем. Мин яшәгән җирдән Ривьерага туры автобуслар йөрми, такси тотып килдем. Бауманда, урамга чыксаң, җаның теләгән ашханәләр бар, "Родина" кинотеатрында намаз уку урыннары җайлы иде. Монда уңайлыклар алай күренми. Беренче катта намаз бүлмәсе бар диделәр, аны эзләп тапмадым әле.
Фестиваль кунакларга яраклаша бара дигән тәэсир кала. Быел аны ЮНЕСКО форумы кунакларына җайласалар, киләсе елда Казан саммит кунакларына күрсәтү өчен яз аена күчерелә дигән фикер дә бар.