Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп АКШ сайлауларына тыкшынган өчен чикләүләр кертү фәрманы имзалаячак


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Дональд Трамп идарәсе Американың сайлау процессына тыкшынуда фаш ителгән чит ил ватандашларына һәм ширкәтләренә чикләүләр кертергә җыена.

Чәршәмбе АКШ президенты Дональд Трамп Америка сайлауларына тыкшынган затлар һәм ширкәтләргә чикләүләр кертү турында фәрман имзалаячак. Бу хакта Трамп идарәсе әгъзаларына сылтанып Америка медиасы яза.

Бу гамәл - АКШка киберһөҗүмнәр оештыруда катнашкан чит ил хөкүмәтләрен кисәтү чарасы. Әлеге фәрман Конгресс сайлавына ике ай калганда имзалана. Сораштырулар күрсәткәнчә, сайлаудан соң Республикан фиркасе Вәкилләр пулатында күпчелекне югалтырга мөмкин.

Чикләүләр америка күзләү хезмәтләре мәгълүматы нигезендә кертеләчәк. Күзләү хезмәтләре сайлау бүлгеләре компьютер челтәрләренә һөҗүм итү, җәмәгатьчелек фикеренә һәм сайлау барышына йогынты ясау максатыннан интернет киңлекләрендә агитация алып бару очракларын күзәтеп торачак.

Reuters язуынча, Трамп шулай итеп сайлауларга тыкшыну турындагы кануннарның үз вариантларын караучы парламенттан алда булмакчы һәм президент Америка сайлау системын тышкы йогынтылардан саклый алмый диючеләргә җавап бирә.

XS
SM
MD
LG