Accessibility links

Кайнар хәбәр

Три новых телефона и умные часы. Apple представил новые продукты


Презентация новых продуктов Apple
Презентация новых продуктов Apple

Каждый год в середине сентября компания Apple официально представляет новые модели своих смартфонов. Урожай 2018 года выдался богатым: компания знакомит публику сразу с тремя новыми моделями телефонов и новыми "умными часами". Предлагаем вам отрывок текста о новых продуктах с подстрочным переводом и озвучкой.

Apple представил новые продукты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00
йөкләү


Сентябрь уртасында гадәттәгечә (как обычно) "алма сезоны" (яблочный сезон) башлана, Apple ширкәте яңа җиһазларын (здесь - продукты, девайс) тәкъдим итә. Бу технология дөньясында иң әһәмиятле (самое важное) вакыйгаларның берсе санала һәм электрон җиһазлар белән кызыксынган (интересующиеся) кешеләрнең игътибарын (внимание) җәлеп итә. 12 сентябрь тәкъдим ителгән яңа җиһазларны барладык (проанализировали).

Бу елгы чара яңа җиһазларга бай булды, бер үк вакытта өч яңа iPhone төре һәм Apple-ның яңа акыллы сәгать (умные часы) моделе тәкъдим ителде. Шул ук вакытта элекке модельләрдән аермалар (различия) да әллә ни зур дип булмый, мисал өчен смартфоннар элегрәк чыккан iPhone X-ка нык охшаган (похожи). Яңа тәкъдим ителгән җайланмалар һәм аларның үзенчәлекләре (особенности) белән танышырга тәкъдим итәбез.

iPhone XS Max

Исеменнән күренгәнчә, бу җиһаз элеккесеннән зурлыгы белән аерылып тора (отличается размером). Экран зурлыгы 6,5 дюйм, моңарчы андый зур айфоннар булганы юк иде әле.

iPhone XS Max тагын да озаграк эшләячәк дип ышандыра Apple. Калган үзенчәлекләре белән XS Max моделе XS белән тиң (подобный). Ике җиһазны да суга төшереп була, аларда судан саклану каралган.

XS һәм XS Max смартфоннарының тагын бер мөһим үзенчәлеге – фотолар сыйфатлырак (качественнее). Моңа ширкәт пиксельләрне арттырып түгел, ә арткы фонның юылуы (размывание) тирәнлеге (глубина) ярдәмендә ирешкән. Башкача әйткәндә, фото төшергәннән соң арткы пландагы детальләргә игътибарны арттырып йә киметеп.

iPhone XS Max бәясе 1099 доллардан башлана. Ике җиһаз да сатуга (в продажу) 21 сентябрь чыгачак дип көтелә (Русиядә – 28 сентябрь).

iPhone XR

Өченче смартфон иң күп сатылыр дип фаразлый (предполагают) белгечләр. Ул чагыштырмача очсыз (сравнительно недорогой), 749 доллар торачак.

iPhone XR зурлыгы 6.1 дюйм, анда очсызрак LED дисплее кулланыла. Тышлыгы алюминийдан ясалган.

Әлеге җиһаз 26 октябрь сатыла башлый.

***

Понравилась статья? Проверьте себя и прочитайте её без перевода на сайте радио Азатлык.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG