Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы: туган тел фәне "культурологик төстә" укытылырга тиеш  


Мәскәүдә татар мәктәбе
Мәскәүдә татар мәктәбе

Русия мәгариф министрлыгының Азатлыкка җибәрелгән хатыннан аңлашылганча, ана телләрендә укыту мәктәпләрнең мөмкинлегенә карап оештырылырга һәм туган тел фәнен өйрәнү "культурологик төстә" башкарылырга тиеш.

Русия мәгариф министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты Азатлыкның мәктәпләрдә ана телләрен укытуга бәйле сорауларына җавап хаты җибәрде. Хатта туган телдә белем алу һәм аны фән буларак өйрәнү Русия ватандашларының хокукы диелә. Федераль дәүләт стандартларына ярашлы (ФГОС), ана теле фәнен өйрәнү мәктәпләрдә мәҗбүри булуы да искә төшерелә. Әмма шул ук вакытта кешеләрнең туган телдә белем алу хокукы "мәктәпнең мөмкинлекләренә, укытучылар булуга, туган телдә уку әсбапларының булу-булмавына карап тормышка ашырылырга тиеш" диелә. Ягъни, мәктәптә укытучылар, дәреслекләр булса, туган телдә белем алу мөмкин, юк икән - мөмкин түгел дигән сүз.

Моннан тыш, хаттан аңлашылганча, "туган тел һәм туган әдәбият" фәне өлкәсен өйрәнү бары тик "культурологик төстә" башкарылырга тиеш.

Русия мәгариф министрлыгы җавабы
Русия мәгариф министрлыгы җавабы

"Туган тел һәм туган әдәбият" фәннәрен укыту өчен эш програмнары ФГОС таләпләренә ярашлы әзерләнергә һәм мәктәп тарафыннан расланырга тиеш дип тә белдерелә.

Мәгариф министрлыгына "Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә бирү мөмкинлеге каралмаячакмы?" дигән сорау да бирелгән иде. Моңа ачык җавап юк, урыс теле һәм математикадан БДИ тапшыру мәҗбүри, ә башка фәннәрдән, шул исәптән ана теле фәненнән - ихтыяри дип кенә белдерелә.

Азатлыкның "гариза язганда ике туган тел күрсәтү ярыймы?", "мәктәп туган телне укытуны тәэмин итә алмаганда берәр компенсация каралганмы?", "республикаларның дәүләт телләре ничек укытылачак?", "сыйныфта аерым бер телне өйрәнүгә сигез кеше җыелмаса, нишләргә?" кебек башка сораулары җавапсыз калды.

Туган телләрне ихтыяри укыту турындагы канун имзаланганнан соң яңа уку елында ана теле фәненең укытылуына бәйле аңлашылмаган әйберләр күп. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында республикада татар телен күпме бала сайлаганы турында әлегә төгәл саннар юк. Азатлык сораштырган мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты атнасында башлыча өч сәгать укытыла, ике, дүрт сәгать калган мәктәпләр дә бар.

XS
SM
MD
LG