Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда милли мәгарифне торгызу таләбе белән пикетлар уза


Ялгыз пикеттп катнашучы
Ялгыз пикеттп катнашучы

Казанда Татарстанның демократик көчләре һәм иҗтимагый оешмалары ялгыз пикетлар уздыра. Алар милли мәгарифне тергезү таләбе куя.

Активистлар Русия президенты Владимир Путиннан "республикада милли мәгарифне тергезүне һәм Татар милли универитеты булдыруга аяк чалмауны" сорый. Ялгыз пикетлар ике атна дәвам итәчәк диелә.

Җомга Татарстанның Дәүләт шурасы алдында активист Рәис Хәбиров басып торды.

Рәис Хәбиров
Рәис Хәбиров

Соңгы елда Татарстанда Милли университет булдыру темасы янә калкып чыкты. Узган ел Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы депутатларына еллык юлламасында милли педагогика институты торгызылачагын вәгъдә иткән иде.

​26 июнь Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов Азатлык соравына җавап биреп, 1 сентябрьдә милли институт оешачак дип белдергән иде. "Якын араларда яңа нигезләмә теркәләчәк (милли югары уку йорты нигезләмәсе - ред.). Аның ничек аталасы да шунда билгеле булачак. Анда журналистлар да, педагоглар да, мәдәният белгечләре дә әзерләнәчәк", дип белдерде ул вакытта Борһанов.

Күптән түгел КФУда ике телле белем бирү мохитендә эшли алачак укытучылар әзерли башлаулары билгеле булды. Әлеге төркем милли педагогия институтының нигезе була ала диделә. Әлегә КФУ нигезендә аерым структур бүлек оештыру эшләре башланган. Әмма белгечләр милли педагогика институтын КФУ карамагына тапшыруга каршы.

XS
SM
MD
LG