Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буранда (Шәриф Камал)


Продолжаем знакомиться с татарской классикой. Произведение "Буранда" татарского писателя и драматурга Шарифа Камала не оставит равнодушным никого, ведь оно про самое дорогое, что есть у нас в жизни – про мать. Главный герой мчится к своей умирающей матери сквозь метель, чтобы извиниться перед ней, только вот сможет ли он одержать над зимней стихией и успеть?

Буран. Шәриф Камал
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:56 0:00
йөкләү

1

Бала елый иде...

Урамда буран, лапас һәм морҗаларда җил әллә нинди җырлар җырлый иде...

Ярты төн узган. Барысы да йоклыйлар, әмма бала һаман елый иде. Биш-ун минутка туктый, тагын башлый... Бишек янында анасы ире һәм кунак йоклый алмыйлардыр дип борчыла иде.

Чыннан да, кунак йокламый.

Авылда әтәч тавышлары ишетелә, мөэзин азан кычкыра һәм мөселманнарны намазга уята... Шул вакытта гына бала йоклады...

Хөсәен кунагы белән иртәнге чәй эчәләр иде.

– Буран азрак басылган, ахры... – диде кунак.

– Әйе... басылган! – диде Хөсәен.

Һава торышы начар иде. Кар өй һәм сарай биеклегенә кадәр яуган иде. Унбиш-егерме саженьнән башка бернәрсә күренми, буран туктамый иде.

Алар бергә ике ел солдатта булганнар иде. Хөсәен үткән елда кайтты. Кунак әле генә кайта иде.

СЛОВА:

лапас – сарай​
морҗа – труба (бани)
ярты төн – полночи
Биш-ун минутка туктый, тагын башлый... – На пять-десять минут останавливается, вновь начинает...
Бишек янында анасы ире һәм кунак йоклый алмыйлардыр дип борчыла иде. – Рядом с колыбелью думая, что не могут спать муж и гость, беспокоилась мать.
әтәч – петух
мөэзин человек, который читает азан
басылган здесь: стих
һава торышы – погода
сарай биеклегенә кадәр – до высоты сарая
башказдесь: другой
үткән елда – в прошлом году


Бүген Хөсәен иптәшендә кызык үзгәреш күрә иде. Кунак һәрнәрсәгә мыскыллап карый, бер сүзгә дә ышанмый. Кешегә ышанмый. Үзе сөйләсә, кешедән көлә торган итеп елмая иде.

Хөсәен чыдамады:

– Мостафа, сиңа нәрсә булды бүген?.. – диде.

– Иптәш, ат хәзерлә. Миңа тиз генә китәргә кирәк.

– Китәргә? Мондый һавада? "Тизрәк" ди әле!

– Әйе, мөмкин кадәр тизрәк.

– Мондый буранда. Иптәш... барыбер беркем дә илтмәс... Бүген кун! Иртәгә...

– Илтмәсә, җәяү китәм!

Ике иптәш бераз сөйләшми тордылар.

Хөсәен нәрсәдер әйтергә теләде, әмма Мостафа тагын:

– Әйе, китәм, – диде.

СЛОВА:

иптәш – товарищ​
кызык үзгәреш – интересная перемена
мыскыллап карый – смотрит с издёвкой
чыдамады – не выдержал
хәзерлә – приготовь
мөмкин кадәр – по возможности
беркем дә илтмәс – никто не отвезёт
кун здесь: переночуй
җәяү – пешком

2

Хөсәеннең хатыны Гайшә өстәл җыя. Хөсәен чыгып китте.

Өй эчендә тынлык. Бары тик буран сызгырган, сәгать йөргән һәм бала елаган тавыш кына ишетелә иде.

– Көн бик начар, – диде Гайшә. – Сорасак та, тыңламыйсың инде... Ошатмадың ахры, балабыз елак шул...

– Сез аналар... Һәммәгез дә шулаймы?

– Ничек?

– Бала өчен газапланасыз...

– Әлбәттә, һәммәбез. Йөрәктән төшкән бит. Шул бала өчен яшисең...

– Әмма бала усал! – диде Мостафа. Үзе ашыгып киенә иде.

Ул көзге каршына килде. Аның шинель погоннарына Германия императорының вензеле төшерелгән иде: Вильһельм икенче. Калуга полкының шефы, имеш.

Ул тагын:

– Бала усал... – диде.

Ул Гайшәгә нәрсәдер сөйләргә теләгән иде, ишектән Хөсәен керде һәм:

– Иптәш, ат әзер! – диде.

СЛОВА:

өстәл җыя – собирает на стол​
тынлык – тишина
сызгыра – свистит
Сорасак та... – Даже если попросим...
елак – плаксивый
һәммәгез – каждый
Йөрәктән төшкән бит. – От сердца ведь оторван
төшерелгән – здесь: изображён
имеш – якобы

3

Әнә алма кебек кып-кызыл битле бер яшь хатын коедан су ала, өй түбәсендә: "карр-карр" дип карга кычкыра иде.

– Юлны яхшы беләсеңме? – диде Мостафа.

–​ Белүен беләм дә бит...

Мостафаны авылга алтмыш яшьлек бер бабай илтә иде. Дөрес, ул юлны белә. Шулай да шикләнеп ризалашты. Кырда юл бөтенләй күренми иде.

– Безгә әле егерме чакрымнан артык барасы, – диде бабай.

– Ерак, – диде Мостафа.

Ходай сакласын! Адашмыйк кына. Ходай сакласын... Бәлки кайтырбыз? Буран бик көчле бит.

– Әкрен генә барыйк. Анам карчыкны бик күрәсем килә. Әкрен генә барыйк...

Бу соңгы сүзләр ниндидер ягымлылык белән әйтелде. Алар картны сихерләделәр...

СЛОВА:

кып-кызыл битле – краснощёкая​
коедан су ала – набирает воду из колодца
түбә – крыша
Белүен беләм дә бит... – Знать–то знаю...
Шулай да шикләнеп ризалашты. – Всё же с сомнением согласился.
кыр – поле
анам–карчык – старуха–мать
ягымлылык –доброта
сихерләделәр – заколодовали

Алар сөйләшми баралар.

Мостафа уйлый: ул кечкенә бала... Төш күрә: әллә нинди канатлы һәм бик матур балалар белән уйный. Алар аны этәләр... уяна – анасы аны үбеп-үбеп елый.

Күз нурым! Атаң мине сөрә... Каласың, бәгырем! – ди.

Атасы читтә көтә:

– Сөйләштең. Юлыңны кара! – ди.

Ул вакытта Мостафага алты гына яшь иде. Әмма ул бу вакыйганы бик яхшы хәтерли.

Аның битенә кайнар күз яшьләре акты, ә анасы аларны юеш кулъяулык белән сөрткән иде. Хәзер шул кайнар яшьләр тагын аның битеннән агалар кебек...

– Анаң безне яратмады, иргә китте... Ул сине кыйнарга куша икән... Яшь әниең безне ярата...

Әтисенең менә шул сүзләре аның йөрәгендә салкынлык, нәфрәт уяттылар. Ул хәтта аннан бизде дә кебек.

Ул анасыннан бизгәнме? Әйе, ул үзен тудырган һәм караңгы төннәрдә бишек янында "балам" дип утырган анасыннан бизгән иде!

СЛОВА:

төш күрә – видит сон​
этә – толкает
уяна – просыпается
Күз нурым! – Свет моих очей!
сөрә – ссылает
бәгырем – душенька
Юлыңны кара! – Знай свою дорогу!
вакыйга – событие
кайнар – горячий
юеш кульъяулык – мокрый платок
иргә китте – замуж вышла
кыйнарга куша – велит бить
нәфрәт уяттылар – разбудили ненависть

Яшь вакытта ул:

– Син минем анам түгел! – диде.

Хәтта бервакыт йөзенә көл сипте. Аны котырттылар:

– Битенә көл сип! – диделәр.

– Әйдә... – диде ул.

Болар яшь чакта булган хәлләр иде. Әмма ул атасы үлгәч тә анасыннан гафу сорамады. Анасына салкын мөнәсәбәттә булганга газаплана иде ул.

СЛОВА:

йөзенә көл сипте – бросил пепел в лицо​
котырттылар – подстрекали
Болар яшь чакта булган хәлләр иде. – Это события, которые были в молодости.
гафу сорамады – прощения не попросил
Анасына салкын мөнәсәбәттә булганга газаплана иде ул. – Он мучился от того, что по отношению к матери был в холоден.

Төш вакыты узган, буран һаман дулый...

– Ярты юлны килгәнбездер? – диде Мостафа.

– Күбрәктер... Анаң бик сөенер... Сагынгандыр... Дүрт ел бит!

– Егерме ел... Ләкин... Бүген кайтасымны белми ул...

Карт бераз уйга калды.

– Аналар белә... алар сизәләр... – диде.

Мостафа эндәшмәде. Ул бабайның "сизәләр" дигән сүзен аңларга тырыша иде... Юк! Күптән югалган кешене сизеп булмыйдыр. Югыйсә баланы җаннары күзәтәме икән?

СЛОВА:

төш вакыты узган – время обеда прошло​
сөенер – обрадуется
сагынгандыр – соскучилась, наверно
уйга калды – задумался
сизә – чувствует
аңларга тырыша – старается понять
җаннары күзәтә – души наблюдают

Ахшам вакыты. Әкрен генә караңгы төшә иде.

Мостафаның хыяллары күзенә күренә кебек иде.

Анасы аның күзенә карый һәм нәрсәдер сөйли:

– Мостафа! Күз нурым, мин синең анаң... Ник килмисең? Кил, үбәм, бәгырем... ачуланмыйм. Битемә көл сибүеңә дә ачуланмыйм... Кил, үбим, бер генә тапкыр анам дип әйт!..

Мостафа анасының аягына ташланырга тели... Күз алдында очсыз-кырыйсыз караңгылык кына...

– Әйт! Анам дип әйт... Егерме ел инде... ишетәсеңме!..

Мостафаның колагына әллә ниләр ишетелә... этләр өрә иде...

СЛОВА:

Ахшам вакыты. – Время ахшама (вечерняя молитва у мусульман).​
караңгы төшә – темнеет
күзенә күренә кебек – будто мерещится
ачуланмыйм – не ругаю, не сержусь
аягына ташланырга – броситься к ногам
очсыз–кырыйсыз караңгылык – бескрайняя темнота
этләр өрәләр – лают собаки

4

Ахшам үтте. Капкадан хатыннар йөри иде... Берсе керә, берсе чыга. Йөзләре кәефсез, кайгылы иде...

Тәрәзә каршында сары эт ята. Аның күзләре килгәнне каршы ала, киткәнне моңсу караш белән озата. Ул кайгылы иде кебек... Аның яраткан хуҗасы бу кичтә үлем тырнагында ята иде...

Аның күзләре төпкә баткан, кул һәм аягы салкын, күкрәге авыр сулый иде. Бичара хатынның тормышы тәмамлана иде...

СЛОВА:

Ахшам үтте. – Вечер прошёл.​
капкадан – из ворот
кәефсез – без настроения
кайгылы – горестный
каршы ала – встречает
моңсу караш белән озата – провожает грустным взглядом
хуҗа – хозяин
үлем тырнагында ята – лежит в лапах у смерти
төпкә баткан – впали
тормышы тәмамлана – жизнь завершается

Хатынның күзләре кемгәдер карарга тели иде. Бичара хатын, ана, күзләре белән нәрсәдер эзли, нәрсәнедер сагына, кемнедер күрмичә үләргә теләми.

– Килмәдеме?..

Кызы Фатыйма бертуктамый елый.

Өч атна авырган анасы үткән төндә беренче тапкыр:

– Фатыйма! Тор. Тизрәк чык... Кара әле: килмәдеме? – диде.

Һаман көтә...

Икенде белән ахшам арасында ул елый башлады. Әйтерсең, кайдадыр аның баласы бар. Алар күрешә алмыйлар. Кемдер моңа ирек бирми. Һәм менә ул бала килгән, әмма аны кертмиләр...

Бичара ана! Биш-ун сулыш, һәрберсе газап.

Шәфкатьле ана! Бу кадәр хәсрәт кичерергә тиеш түгел иде. Әй, мәрхәмәтле ана! Соңгы сәгатьләреңдә генә "аны" онытсаң иде...

Ананың инде кул-аяклары сизми, кузгалмый, алар салкын һәм авыр ташлар кебек... Ул диңгез төбенә төшеп бара... Ә диңгез һаман салкыная... Ләкин... аһ, ялгыз гына... "Ул" да янында булса иде...

СЛОВА:

бичара – бедняжка​
бертуктамый – без озстановки
өч атан – три недели
икенде – ночной намаз
ирек бирми – не даёт вовзможности
сулыш – дыхание
газап – мучение
шәфкатьле – милосердный, милостивый
Бу кадәр хәсрәт кичерергә тиеш түгел иде. – Не должна была пережить столько мук.
милостивый – шәфкатьле
кузгалмый здесь: не шевелится​
салкыная – становится холоднее
янында – рядом

Чү! Ишек катында кемнәр?

Ишек ачылды. Керделәр... Ике кеше...

Берсе катып калды... тезләнде... Елаган тавыш белән:

– Анам... – дип кычкырды һәм елый башлады...

Бу Мостафа иде.

– Килдем... Шәфкатьле анам! Бер генә йөземә кара! Анам, җаным... Анам! – дип кычкырып елый, әмма анасы сизми иде... Ул үпкәләгән кебек иде. Бер генә карасын!..

Ләкин ул инде карый алмый...

Тышта буран һаман дулый иде...

СЛОВА:

ишек катында – перед дверью​
катып калды – окаменел
йөземә кара – посмотри мне в лицо
җаным – душа моя
дулый – бушует


***

Непростое произведение, да? Давайте проверим, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG