Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә ике патша бар. Аның берсе – Толстой"


Казан Кирмәнендә Толстойга багышланган күргәзмә

2018 ел Русия күләмендә Лев Толстой елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Азатлык Толстой иҗатын өйрәнгән белгечләрнең берсе – язучы, халыкара ПЕН-клуб оешмасының татар бүлеге җитәкчесе Әхәт Мушинский белән әңгәмә корды.

Вакыт һәм географик чикләрдән бәйсез шәхесләр бар. Шундыйларның берсе – Лев Толстой. Аның дини, дөньяви, сәяси хаталарны анализлаган әсәрләре бүген дә актуаль. Тикмәгә генә ул яшәгән чорда, "бездә ике патша бар. Берсе Николай II, икенчесе – Толстой" димәгәннәр. Язучы Әхәт Мушинский Азатлыкка бу гыйбарәнең нәрсә аңлатканын җиткерде һәм язучының белемгә, татарларга, ислам диненә мөнәсәбәте турында сөйләде. Кечкенәдән Толстой белән "җенләнгән" әдип Русия күләмендә игълан ителгән Толстой елында игътибар ителергә тиешле мәсьәләләрне күтәрде.

—​ Әхәт абый, сез Лев Толстой иҗатын кайчан өйрәнә башладыгыз?

Әхәт Мушинский
Әхәт Мушинский

– Мин кечкенәдән Толстой һәм Пушкин белән җенләндем. Толстой шәхесе шулкадәр җәлеп итте ки, Русиядә аңа бәйле бөтен урыннарны йөреп чыктым. Хәзер шул эзләрдән кызымны, оныгымны йөртәм. Күптән түгел Мәскәүдә Толстой булган урыннарны карадык. Нәкъ аныңча яшел чирәмнән яланаяк үтәргә насыйп булды. Кечкенәдән Толстой әсәрләреннән өзекләрне күчереп алу, көндәлек алып бару, аның сүзенең тылсымын ачарга тырышу эзсез узмады, армиядә хезмәт иткәндә үзем дә язучы булырга дигән ныклы карарга килдем. Бу турыда "Иренка" дигән хикәя дә яздым. Әнә шул хикәядә классикның миңа тәэсире күренә дә инде. Аның том-том әсәрләрен укып, стилен өйрәндем һәм беренче карашка шапшаклык кебек күренгән әйберләрнең кимчелек тә, шапшаклык та булмаганын аңладым. Дөрес, хәзерге мөхәррирләр ул стильдә язуны кабул итмәс, төзәтерләр иде. Шунысын да искәртеп куям, Толстойны тирәнтен беләм дип әйтү – зур ялгышлык булыр иде. Аны өйрәнү өчен бер кеше гомере генә аз. Әле дә өйрәнүемне дәвам итәм. Язучылык шунысы белән башка һөнәрләрдән аерыла да. Әйтик, биюче 35 яшьтә карьерасын туктата, язучының бу яшьтә әле эше башлана гына.

Толстой кимчелеге нәрсәдән гыйбарәт соң?

— Сүзем кабатлаулар турында. Мәсәлән, ул кечкенә генә өзектә бер сүзне 8-10 тапкыр кабатларга мөмкин. Шул өзекләрне үземә билгеләп тә куйганым бар. Мондый кабатлауларны хәзерге тәрҗемәчеләр ничек хәл итә? Алар сүзне алмаштырамы, әллә Толстой стилендә калдырамы? Бу сорауларга җавап табу өчен әдипнең язу алымын тирәнтен белергә кирәк. Кабатлауның исә очраклылык булмаганын укый-укый гына аңлыйсың. Мисалга "Анна Каренина" әсәрен алыйк. Әсәрнең икенче абзацында "дом" – йорт сүзе 8 тапкыр кабатлана. Шулай итеп Толстой безгә әсәрнең башында ук сүзнең гаилә кыйммәтләре хакында барачагын "төеп" бирә.

Лев Толстой 80 яшендә
Лев Толстой 80 яшендә

Язучыга Толстой телен нечкә тоемлаган кеше белән очрашудан да бәхетлерәк мизгел юктыр. Миңа да андый бәхет татыды. Күптән түгел Казанда Мюнхенның чит телләр институты доценты, Толстой тормышы һәм иҗаты белгече – Розмари Титце булып китте. Ул милли китапханә, университет, гомумән, Толстой булган җирләр белән кызыксынды. Аны озатып йөргәндә без әнә шул мәшһүр кабатлаулар турында да сөйләштек. "Анна Каренина"ны алман теленә тәрҗемә иткән галим әлеге әсәргә шулкадәр тирән анализ ясаган һәм кайсы өлештә килгән кабатлауның нинди мәгънәгә ия булуы турында фәнни мәкалә дә язган. Аныңча кайбер өлешләрдә кабатлау вакыйганың энергиясен бирә, кайда сатира функциясен үти. Кызганыч, тәрҗемә өлкәсендә хәзер менә шушындый өйрәнү җитми, нәтиҗәдә бөек әсәрләр төссез эчтәлек сөйләүгә кайтып кала.

Аның татарларга, татар теленә мөнәсәбәте нинди булган? Шунысы кызык, Толстой әсәрләрендә татарлар дип барысын да – чеченнар, дагыстаннар, башка халыкларны да атаган.

— Толстой Казанда 13 яшьтән 19 яшенә кадәр яшәгән. Ул бирегә ятим калгач башка туганнары белән бергә күченеп килгән. Казан – Толстойлар өчен очраклы шәһәр түгел. Монда кайчандыр аның бабасының атасы Андрей Иванович хезмәт иткән, бабасы граф Илья Андреевич Казан башлыгы булып торган һәм биредә ахирәт йортын тапкан. Лев Толстойның атасы Николай Ильичның да Казанда озаклап яшәве билгеле. Өйләнгәч ул хатыны Мария Волконская ихатасында Ясная Полянада яши башлый, монда балалары туа. Ләкин бу балалар башта әнисез, аннан атасыз, әбисез һәм караучы хатынсыз да калгач, Казанга күченә. Аларны аталарының сеңлесе Пелагея Юшкова кабул итә. Казанда Толстойны император университетына әзерләү өчен укытучылар яллаганлыклары билгеле. Апасы булачак язучыга Төркия илчесе хезмәтен юрый һәм аны шәрык факультетына укырга әзерли башлыйлар. Нәтиҗәдә Толстой тарих һәм географиядән имтиханны берлегә бирә. Шул ук вакытта аны наданлыкта да гаепләп булмый. Ул инде бу вакытка Дюманың сигез томлы "Граф Монте-Кристо"сын укыган була. Үзенең истәлекләрендә ул 1840 еллар уртасында Руссоның 12 томлыгын да укып чыкканын искәртә һәм Руссога ихтирамын белдерү максатыннан хач урынына Руссо портреты ясалган медальон тагып йөри башлавын тасвирлый.

Казан Кирмәнендә Толстойга багышланган күргәзмә
Казан Кирмәнендә Толстойга багышланган күргәзмә

Толстойлар төрмә каршындагы йортта (Япеев урамы, 15) яши. Ә үзенә кызыклы китапларны, шул исәптән Дюманы да, Воскресенский урамындагы китап кибетләренең берсендә таба. Монда ул сатучылардан чит илдә чыккан китапларны да соратып ала. Әйтик, Монтескьены, Руссо, Стернны. Димәк, Толстойны белемгә тартылмаган дип әйтеп булмый. Икенең бере, йә укытучылары көчле түгел, йә фән булачак язучыга кызык булмаган. Ә менә төрек, татар һәм гарәп язуларыннан кабул итү имтиханнарында Лев Толстой "бишле" һәм "дүртле" билгеләре ала. Уңышның сәбәбе беренче чиратта аның белән шөгыльләнгән атаклы профессор мирза Мөхәммәт Али Казем-Бекка барып тоташа. Казем-Бек аңарда телләргә сәләтне генә ачып калмый, татарларга тирән ихтирам да уята. Мин Толстой татарча яхшы белгән дип саныйм. Моңа чыганаклардан раслаулар табу читен түгел. Казанга, татарларга ихтирам белән караган дип әйтергә дә җирлек бар. Шул ук вакытта аның эш өстәлендә Коръән һәм Тәүрат китаплары торганлыгы да билгеле.

Тарихка килгәндә, бу фәнгә мөнәсәбәте турында "Тарих – мәсәлләр һәм кирәкмәгән саннар, исемнәр белән чуарланган файдасыз вак детальләр җыелмасы ул. Игорь үлеме, Олегны чаккан елан, бу нәрсә, әкият түгелмени, һәм Иоанның Тимрүк кызы белән икенче никахының 1502 елның 21 августта укылуы, ә Анна Колтовская белән дүртенче никахы 1572 елда булуы кемгә кирәк?" яза. Монда билгеле тарихи китаплар белән кызыксынган һәм "Война и мир" дигән тарихи әсәр язган кешенең фәнне укытуда, тарихны бирүгә карата кәефе киткәнлеге сизелә. Аның университетта лекцияләрнең шушы ваклыклар белән күмелүенә, тарихка өстәнрәк карау булмавына ачуы чыга һәм дәресләргә йөрми башлый. Нәтиҗәдә, юридик факультетка күчәргә мәҗбүр була. Монда да шундый ук проблемнарга килеп төртелгәч, Толстой укуын ташлый һәм Ясная Полянага күченә.

Лев Толстой хатыны София белән Кырымда ялда
Лев Толстой хатыны София белән Кырымда ялда

Татар гыйбарәсенә килгәндә, ул чорда татар атамасы чыннан да күп милләтләргә тагыла. Урыслар татар дип бик күп милләтләрне атаган. Урысча әйтелгән "татарин" сүзен өнәмәвемне дә әйтим әле. Башкорт – урысларга башкир, татар – татарин. Татар – татар дип тәрҗемә ителергә тиеш дип уйлыйм. Толстойда татар сүзе дә, татарин сүзе дә кулланыла. Татарга мөнәсәбе исә "Хаджи-Мурат" әсәрендә ачык чагыла. Ул анда шайтан таягы – "татарник" турында яза. Татарникны ул "татарин" дип бирә һәм аның ныклыгына, тиз генә бирешмәвенә соклана. Чалгы белән чапсаң да, яңадан үсеп чыга, тәннәре изелсә, куллары киселсә, күзләре чокып алынса да яшәү дәртен югалтмый, ди язучы. "Он все стоит и не сдается человеку, уничтожившему всех его братий кругом его..." дип яза. Бу сүзләр безгә бүген туры килмимени? Һәм Толстойның тирән фәлсәфәсеннән, милләтләргә мөнәсәбәтеннән өлкән туганнарга сабак алмаслыкмы? Толстой тел белгәннән кеше байый дип санаган, күп тел белгән һәм гомеренең соңгы елларында кытай телен өйрәнә башлаган.

Толстой ислам динен кабул иткән дигән фараз да бар.

— Бу расланган факт түгел, фәкать фикер генә. Әмма мин бу фикерне кабул иттем һәм "Казан альманахы"ның бер санында әлеге фаразны язып та чыктым.

Ничек уйлыйсыз, православ чиркәве белән конфликт шушы җирлектә барлыкка килгәнме?

— Толстойның дин мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүе билгеле. Ул Евангелие һәм аның аңлатмаларын өйрәнә һәм христиан аңлатмаларында каршылыклар булуын күрә. Нәтиҗәдә Евангелиенең грекча төп нөсхәсен өйрәнә һәм 1880 елда "Соеденение и перевод 4х Евангелий" дигән әсәрен яза. Ул хәзер "Краткое изложения Евангелия" (1881) буларак та билгеле. Бу басма Женевада 1893 елда басыла. Чиркәү цензурасы әсәрне православ чиркәвенә һәм монархия дәүләтчелегенә кизәнү дип кабул итә. Милли китапханәдә бу хезмәтнең 1906 елда чыккан басмасы саклана. Толстой әдәби әсәрләрендә дә чиркәү тәртипләрен тәнкыйтьли. Нәтиҗәдә чиркәүдән читләштерелә. Гомумән, Толстой цензура тарафыннан аяусыз кыйналган шәхес. Шул сәбәпле, аның күп кенә әсәрләре үзе вафатыннан соң гына басыла. Иң кызыгы, әсәр языла, ул цензура тарафыннан тыела, ләкин барыбер нәшер ителә. Шуннан Русиядә ике патша бар дигән гыйбарә барлыкка килә.

"Русиядә ике патша бар..." гыйбарәсе кемнеке һәм нәрсәне аңлата?

— Язучы Русиядәге сәясәт белән ачыктан-ачык көрәшә. Ул Мәскәүдә "Посредник" нәшриятын оештыручыларның һәм гади халыкка атап махсус язучыларның берсе. Алар арзан бәядән аңлаешлы телдә әдәби һәм аңлатмалы әсәрләр бастыра башлыйлар. Мондый мәкалә һәм халыкчан әсәрләреннән мисалга "Чем люди живы" (1885), "Сказка об Иване-дураке" (1886), "Упустишь огонь, не потушишь" (1886) дигәннәрен китереп була. Бу әсәрләр хакимият тарафыннан тыела. "Посредник" хезмәткәрләре исә әйләнеч юллар табып, барыбер бастыруга ирешә. Беренче чиратта Толстой әсәрләре эзәрлекләнә. Аның 14 халыкчан әсәренә тыю салына. Ни өчен икәнен кыскача бер әсәр мисалында аңлатып үтик. "Сказка Об Иване..." әсәрендә ул сугышларсыз, акча берәмлегеннән башка, патшасыз да яшәп булганлыгын әйтә һәм сәяси, иктисади, социаль шартлардан көлә. Шуңа күрә ул, "Война и мир", "Анна Каренина" әсәрләре никадәр генә масштаблы булмасын, мин башка китапларыма күбрәк әһәмият бирәм, дип яза.

Казан Кирмәнендә Толстойга багышланган күргәзмә
Казан Кирмәнендә Толстойга багышланган күргәзмә

Толстой публицистикасында да сугышка, дини карашларга каршы чыга. Бу әсәрләр авырлык белән басыла, басылганнарына арест салына, яндырыла. Ә янгыннан саклап калганнарын таратучыга төрмә җәзасы билгеләнә. Петербурның тарихи архивында Толстой әсәрләрен тыю турында 1180 эш саклана. Шуңа күрә шул чор журналисты һәм нәшире А. Суворин: "Ике патша бездә: Николай II һәм Лев Толстой. Аның кайсы көчлерәк? Николай II Толстой белән бернәрсә эшли, аның һәм династиясенең канәфиен какшата алмый. Аны каһәрлиләр. Синодның үз билгеләмәсе бар. Толстой җавап бирә, җавап кулъязма килеш халыкка һәм чит ил басмалары аша дөньяга тарала. Тиеп кара шуннан соң Толстойга. Бөтен дөнья кычкырачак һәм безнең хакимият койрыгын кысачак", - дип яза. Күренә ки, Толстойның куәтен бар дөнья таный. Шунысын да искәртеп узарга кирәк, Толстойның әлеге халыкчан әсәрләре гарәп шрифтында үзе исән чагында татар телендә дә чыга. Ул аларны Казанда, Троицкида, Оренбургта бастыра. Болар, югарыда телгә алынган әсәрләреннән тыш, "Ильяс", "Кавказ әсире", "Шәм" һәм башкалар.

Толстой елында Казанда нинди мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк?

—Лев Толстой музеена күбрәк игътибар теләр идем. Аны экспозиция ягыннан да тагын да баетырга була бит. Әйтик, Ясная Полянадагы музей-йорттан күчермәләр эшләргә була. Аннан килеп тагын бер җитди мәсьәлә бар.

Әйткәнемчә, Лев Толстойның бабасы Казан башлыгы булып торган, аның кабере дә биредә, ләкин бик азлар гына аның барлыгын һәм кайда урнашканын белә. Химиклар сарае янындагы нарат бакчасы заманында ирләр монастыре зираты иде. Анда хәзер берничә генә кабер сакланып калган. Мин укыган чакта бу монастырь район хәрби комиссариаты булып торды. Наратлыкның икенче ягында мин укыган мәктәп урнашкан һәм без физкультура дәресләрендә шушы бакча тирәли йөгерә, кышын чаңгыда шуа идек. Берәү дә безнең зират өстендә йөрүебезне әйтмәде, без моны көньяк өлештә өлешчә сакланып калган кабер ташларыннан аңладык. Соңрак бу ташлар да юкка чыкты. Аларны зур тизлектә үскән районның урам юллары кырыйларын ясау өчен файдаландылар.

Мушинскийның Толстойга багышлап ясалган рәсеме һәм Илья Толстой кабер ташы фоторәсеме
Мушинскийның Толстойга багышлап ясалган рәсеме һәм Илья Толстой кабер ташы фоторәсеме

Шактый вакыт узгач кына монда танылган шәхесләрнең күмелүен белдек. Шагыйрь Гавриил Каменев, Казан император университеты ректорлары Илья Яковкин, Николай Ковалевский, Иван Симонов, мәсәлән. Бу Симонов Антарктиданы ачкан экспедициядә катнашкан кешеләрнең берсе дә. Монда күмелгән атаклы шәхесләрне тагын да санап була, ләкин аларның каберлекләре хәзер юк, каберлек белән шәхесләр дә онытылып бара. Шушы ук җирдә Лев Толстойның бабасы кабере дә бар. Дөрес, руханилар аның каберен рәткә китереп үз көчләре белән гап-гади турыпочмаклы кабер ташы бастырып куйдылар. Лев Толстой кабере дә Ясная Полянада бернинди ташсыз, билгесез тора. Ләкин монысы инде язучының васыяте нигезендә эшләнгән. Ә менә Илья Толстойның кабер ташы рәсеме миндә сакланды. Архивларда да бардыр ул. Әлеге таш бик сәер, нәрсә аңлатуын әйтүе дә кыен. Толстой елында аны киредән торгызып булыр иде. Миндә фотосы бар. Болар зур финанслар таләп итә торган эшләр түгел. Ә менә эшләп куйсаң, туристларны җәлеп итәр, шәһәр казнасын баетыр иде.

Лев Толстой (1828-1910)
Лев Толстой (1828-1910)

Белешмә: Лев Толстой (1828-1910) — рус язучылары һәм фикер йөртүчеләре арасында иң күренеклесе. Мәгърифәтче, публицист, фәлсәфәче, фикерләре яңа әхлакый юнәлеш — толстойчылык нигезен тәшкил итә. 1899 елда "Воскресение" романын яза, анда православие руханиларын кискен тәнкыйтьли. Шул роман өчен Рус православ чиркәве 1901 елда аны чиркәүдән аера.

Иң танылган әсәрләре: "Война и мир", "Анна Каренина", "Воскресение", "Детство", "Отрочество", "Юность" романнары, "Казаки", "Смерть Ивана Ильича", "Крейцерова соната", "Хаджи-Мурат" хикәяләре, "Севастопольские рассказы" очеркы, "Живой труп" һәм "Власть тьмы" драмалары, "Исповедь", "В чём моя вера?" дини-фәлсәфи әсәрләре.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG