Accessibility links

Кайнар хәбәр

"СОлНЦе" мәктәбе мөдирен татар телен укытуга бәйле прокуратурага чакырганнар


Павел Шмаков
Павел Шмаков

"СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковны дүшәмбе Казанның Вахитов районы прокуратуасына чакырып, укыту планын, татар телен укуга ата-аналарның гаризаларын алып килүне сораганнар.

Павел Шмаковка 24 сентябрь прокуратурга килергә кушылган. Дүшәмбе иртәнге якта ул Вахитов районы прокуратурасына килеп, канун таләп иткән мәктәп документларын китергән. Ул шулай ук прокуратураның канунсыз гамәлләрен шикаять итеп бирелгән гаризаның күчермәсен дә калдырган.

"Алар тагын канунсыз гамәлләр кылмакчы. Бернинди тикшерү уздырмый, миннән ниндидер кәгазьләр сорыйлар. Бүген канун таләп иткән документларны илттем. Ә инде ата-аналарның язма гаризасын китермәдем. Канунда "язма ризалык" дигән сүзләр юк. Мин прокуратураны мәхкәмәгә бирдем", дип сөйләде Павел Шмаков.

Берничә көн элек Шмаковка прокуратурага мәктәптән күп кенә документ таләп ителгән хат китергәннәр. Анда уку елына уку планы, туган телне укуга ата-аналар ризалыгы, мәктәптә нинди телләр, ничә сәгать укытылуы, телләр өйрәнгәндә балаларның төркемнәргә бүленү-бүленмәве турында белешмә соралган.

Прокуратура шулай ук мәктәп сайтында уку планы урнаштырылмауга да игътибар иткән. Павел Шмаков ата-аналар план белән танышты, ә туган телләрне укуга язма ризалык кирәкми, чөнки канунда мондый сүзләр юк дип белдерә. Ата-аналар үз ризалыгын җыелышта телдән генә әйтте ди.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән яңа уку планын хуплады. Әлеге план нигезендә мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына ике сәгатькә кадәр өйрәнеп була.

"СОлНЦе" мәктәбендә татар теле сәгатьләре киметелмәде. Моның өчен аның мөдире Павел Шмаковка штраф салынды. Ул былтыр көздән бирле мәхкәмә юлын таптый.

Быел җәй туган телләрне ихтыяри укуыту турында канун кабул ителде. Канунга ярашлы ана телен һәм республикаларның дәүләт телен сайлау ата-аналарның гаризасы белән генә укытылырга тиеш. Туган телләр арасында урыс теле дә бар.

XS
SM
MD
LG