Курсларны узган ел Уфа "Нур" татар дәүләт театрының реклама һәм мәгълүмат бүлеге мөдире Гөлшат Сафина ачты. Дәресләрне дә ул үзе алып бара. Гөлшат Сафина Азатлыкка сөйләвенчә, әлегә 12 кеше язылган. "Былтыр йөргән кешеләрне, бик теләсәләр дә, алмадык, чөнки мөмкинлекләребез чикле. Татар телен өйрәнергә теләүче яңа укучыларны кабул итәбез", диде активист.
Сабаклар һәр пәнҗешәмбе узачак. Бер дәрес сәгать ярым дәвам итәчәк.
Дәресләр өчен быел да бүлмәне эшмәкәрләр биргән. Аларга Сафина PR белән булышачак. "Читтән нинди дә булса финанс яки методик ярдәм күрсәтәбез дип торучы юк. Теләүчеләр булса, без һәрвакыт ачык", ди Гөлшат.
Әлеге клуб кысаларында татар телен генә түгел, татар мәдәниятен, фольклорын, тарихын, әдәбиятын да өйрәнәләр.
Татар телен өйрәнүчеләр клубы узган елның ноябрь башында оешты. Гөлшат бу эшкә татар, башкорт телләрен факультативка кала дигән сүзләр көчәйгән вакытта тотынган иде. Курсларның башыннан алып ахырына кадәр 12 кеше йөргән. Араларында күбесе татарлар булган.
"Урыслар да булды. Бер төркемдә урыс милләтеннән булган җиде килен укыды. Алар авылга кайтып йөрибез, кайнаналарыбыз белән аңлашып яшисебез килә дип әйттеләр. Ниләр сөйлиләр минем турында дип кызыксынулары да юк түгел, әлбәттә, балаларына да татар телен, мәдәниятен сеңдереп каласыбыз килә дип аңлаттылар", дип сөйләгән иде Гөлшат Сафина.