Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петр Порошенко БМОны Русиягә карата чикләүләрне кырыслатырга өндәде


Петр Порошенко БМОның гомум җыенында чыгыш ясый
Петр Порошенко БМОның гомум җыенында чыгыш ясый

Порошенко БМО гомум җыенында чыгыш ясап, Русия тоткыннарны алмашу тәкъдименә җавап бирми, Донбасс фетнәчеләренә ярдәм итә дип сөйләде һәм БМОдан Русиягә чикләүләрне көчәйтергә чакырды.

Украина президенты Петр Порошенко БМОның гомум җыенында чыгыш ясады. Ул Русия тоткыннарны алмашу турындагы тәкъдимнәргә битараф кала дип сөйләде. Моннан тыш, Порошенко Мәскәү һаман да Донбасс фетнәчеләренә ярдәм итә һәм аннексияләнгән Кырымда украин ватандашларын эзәрлекли диде.

Порошенко шулай ук Азов диңгезе тирәсендәне вазгыятькә бәйле Русиягә карата чикләүләрне көчәйтергә дә чакырды. Аның сүзләренчә, Русия украин портларына юл тотучы чит ил корабларын тоткарлауны дәвам итә.

Сентябрь башында Украина кораллы көчләренең коры җир гаскәрләре җитәкчесе Киевның Азов диңгезендәге гаскәрләр төркемен көчәйтү турында белдерде. Украина 27 сентябрьдә Азов диңгезендә куллануга АКШтан яр буен саклаучы ике катер кабул итәчәк дип көтелә.

Украина һәм Русия арасындагы килешүгә ярашлы, Азов диңгезе ике илнең дә эчке сулары булып тора. Украина һәм Русия чик сакчылары чит ил корабларын тикшерергә хокуклы. Июльдә Югары Рада депутатлары бу килешүдән чыгу тәкъдиме кертте. Украинаның инфраструктура министрлыгы мәгълүматына караганда, апрельдән башлап Русия чик сакчылары Азов диңгезендә 100дән артык корабны тикшергән. Аларның барысы да украин портларына юл тоткан булган.

Киев белән Мәскәү мөнәсәбәтләре 2018 елның мартында тагын да киеренкеләште. Ул вакытта украин чик сакчылары Русиянең "Норд" корабын тоткарлады. Киевта моны кораб аннексияләнгән Кырымнан чыгу тәртибен бозган дип аңлаттылар.

Кремль Азов диңгезендәге провокацияләрдә гаепләүләрне һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашуын кире кага. Кырымны аннексияләүне Мәскәү тарихи гаделлек урнаштыру дип атый.

XS
SM
MD
LG