Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов эзләүгә игълан ителгән


Рәфис Кашапов

Татар активисты, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Рәфис Кашапов эзләүгә игълан ителгән.

Татар активисты, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Рәфис Кашаповка карата ачылган яңа җинаять эше нигезендә аны һәм шаһит буларак аның хатыны Нурзия Кашапованы Русия тикшерү комитетының Чаллы бүлеге 27 сентябрьдә сорау алуга чакырган. Рәфис Кашапов май аеннан бирле Британиядә, ул анда сәяси сыену сорый. Нурзия Кашапова тикшерү комитетына барса да, сорауларга җавап бирүдән баш тарткан.

Нурзия Кашапова Азатлыкка сөйләвенчә, Рәфис Кашаповка карата интернетта тараткан рәсем өчен җинаять эше ачылган. Георгий тасмасы кызыл төс белән сызылган рәсем астында Кашапов аннан баш тартырга чакырган иде. Нурзия Кашапова белдерүенчә, аңа Рәфис Кашаповның эзләүгә игълан ителүен белдергәннәр, бу җинаять эше ике ел эленеп торачак, гаепләнүче шул дәвердә табылмаса, ябылачак дип аңлатканнар.

Июль ахырында Русия тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсенең Рәфис Кашаповка карата яңа җинаять эше ачкан иде.

Рәфис Кашаповка җинаять эше ачу карары
Рәфис Кашаповка җинаять эше ачу карары

Әлеге вакытта Рәфис Кашапов Лондонда. Май ахырында Рәфис Кашапов сәяси сыену сорап Британиягә мөрәҗәгать иткән иде.

Татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов сепаратизмга өндәү маддәсе нигезендә гаепләнеп өч ел иректән мәхрүм ителгәннән соң узган ел ахырында иреккә чыкты. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты. Феварль башында Кашапов сәяси эзәрлекләүләрдән куркып, Русиядән китте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG